+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
28 декабрь 2020, 21:15

Лимоннан да балык исе килә...

Табиблар коронавирусның янә бер билгесен әйтте.

Табиблар коронавирусның янә бер билгесен әйтте.

Британиянең отоларингологлар ассоциациясе президенты, профессор Нирмал Кумар “PA” агентлыгына биргән интервьюсында COVID-19 белән авырган кешеләрнең ис сизмәү генә түгел, аларны бутый башлавын да хәбәр итте.

Эксперт сүзләренә караганда, исләрне бутау бигрәк тә яшь кешеләрдә һәм медицина хезмәткәрләрендә күзәтелә. Ис тоймау – аносмия, ә бер исне икенчесе белән бутау паросмия дип атала.

Кумар белдерүенчә, аның бер пациенты өчен бөтен нәрсәдән дә балык исе килгән, ә икенчесе барлык әйбердән көек исе тойган.

Табиб мәгълүматларына караганда, Бөекбританиядә меңләгән кеше аносмия белән очраша, ә паросмиядән җәфа чигүчеләр быелгы яздан башланган. Әйтик, аның 52 яшьлек пациенты Линн Корбетт инде ярты ел кофе һәм сыра эчә алмый, чөнки аларның исе коточкыч яман тоела.

Профессор Кумар фикеренчә, коронавирус борын куышлыгы нервларының эшчәнлеген боза.

Фото:www.msn.com
Читайте нас: