Салатлар әзерләү өчен аларның берсе аеруча тәмле. Малайны кыздан ничек аерырга соң?Карбызның гына түгел, болгар борычының да “кызы”, “малае” бар, ди белгечләр. Аларны аеру һич кыен түгел. “ Кыз-борыч” – дүрт бүлемле, ә “малае” өч бүлемнән тора.“Кыз-борыч” – итләч, сусыл, йомшак һәм һәрвакыт баллы була. Эчендә орлыклары күп. Мондый борыч чи килеш ашарга, салатлар өчен бик тәмле. Ул кышкылыкка туңдыру өчен дә әйбәт."Малай-борыч” әчкелтем булуы белән аерылып тора. Аны ашка, рагу әзерләгәндә, консервлау, шулай ук фаршлау өчен кулланырга яхшы.Фото:onashem.mediasole.ru