+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
3 март 2021, 18:55

Марттан да соңга калмагыз!

Бу айда орлык чәчү өчен уңышлы көннәрне билгеләп куегыз.

Бу айда орлык чәчү өчен уңышлы көннәрне билгеләп куегыз.

Март — яшелчә һәм чәчәк үсентеләре утырту өчен менә дигән ай. Яхшы үсентеләр үстерергә һәм киләчәктә дә мул уңыш алырга, бакчачыларның Ай календаре сезгә ярдәм итәчәк.

Мартта орлык чәчү өчен уңышлы көннәр:

Татлы борыч, помидор — 3-9, 14-19, 21-23, 26, 30, 31

Баклажан, ташкабак, патиссон, кабак — 17-18, 22-24

Салат, шпинат, сельдерей, укроп, петрушка — 15-18, 22-24, 30, 31

Кәбестә, спаржа — 1-7, 12, 16-23, 26, 30, 31

Редис — 1-7, 14-19, 30, 31

Рәйхан (базилик), майоран, розмарин — 15-18, 22-24, 30, 31

Бакча җиләге, рәваҗ — 15-23

Суган (кыякка) — 17-18, 22-24

Фасоль, борчак - 1, 2, 7, 8, 19-21, 26

Орлыктан үсүче чәчәкләрне — 3-9, 14-27, 30, 31

Чәчәкләр (суганны) —2-5, 7-9, 14-19, 21-24, 30, 31

Чәчү өчен уңышсыз көннәр — 13, 28

Ай туган һәм тулган көнне (13 һәм 28 мартта) бакчачыларга чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмкин.


Фото: mir-ogorodik.ru
Читайте нас: