+9 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 ноябрь 2020, 19:15

"Пуховик"ны ничек юарга?

Ямьсезләнеп, тапланып кипмәсен өчен берничә киңәшкә колак салыгыз.

Ямьсезләнеп, тапланып кипмәсен өчен берничә киңәшкә колак салыгыз.

Беренче чиратта, эчке яктагы ярлыкка, андагы билгеләргә игътибар итегез. Юарга ярамый яисә кул белән генә юарга дип язылган икән, димәк, аны автомат машинада әйләндерә күрмәгез. Югыйсә, сыйфаты бозылачак, киярлеге калмаячак.

Автомат машинада юарга рөхсәт ителгән икән, иң элек "молния"сен һәм төймәләрен каптырыгыз. Сул ягын әйләндерегез – бу мөһим!

"Пуховик"ны машинага башка кием белән салырга ярамый. Махсус порошок яисә сыек кер юу чарасы кулланырга кирәк. Гадәти кер порошогы чайкалып бетми, аксыл эзләр калдыра. Пуховикны 30 градуслы суда юыгыз. Мамыгы оешмасын өчен барабанга 3-4 теннис шары салыгыз.
Кайбер машиналарда “Деликат юуу” дигән режим бар. Ул пуховиклар өчен иң яхшысы санала. Өстәмә чайкатуга куйсагыз, тагын да яхшырак.

Пуховикны элгечтә, вертикаль рәвештә, сул ягы белән киптерегез. Мамыгы кабарсын өчен әледән-әле каккалап алыгыз.

Фото:sensum.pro
Читайте нас: