+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
27 Апреля 2021, 08:12

Солы ярдәмгә килер

Йокысызлыктан интегүчеләргә бик гади генә ысуллар да ярдәм итә ала.

Добавить в предпочтительные источники Google
Йокысызлыктан интегүчеләргә бик гади генә ысуллар да ярдәм итә ала.

Шундый ысулларның берсе солы төнәтмәсе эчү.
Беренче ысул. 1 аш кашыгы солыны яки онын 2 стакан суга салып, озак кына кайнатырга. Солыны яки онны кичтән җебетеп, иртә белән кайнатасаң шәбрәк. Кайнатманы чәй кебек эчәләр.

Икенче ысул. 1 стакан солыга яки онга 5 стакан су салырга. Суның яртысы беткәнче кайнаталар. Сөзеп, 4 чәй калагы бал өстәп, тагы кайнатырга. Кайнатманы 2-3 өлешкә бүлеп, көне буе эчәргә.
Фото: pixabay