+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
10 гыйнвар 2021, 19:10

Тамак төбен чыныктырыгыз...

Табиб пандемия вакытында иммунитетны ныгытуның яңа ысулын ачты.

Табиб пандемия вакытында иммунитетны ныгытуның яңа ысулын ачты.

Югары категорияле табиб-отоларинголог, медицина фәннәре кандидаты Владимир Зайцев белдерүенчә, пандемия вакытында аеруча тамакны чыныктыру белән шөгыльләнергә кирәк. Эш шунда ки, вируслар һәм авыру бактерияләре кеше организмына өске сулыш юллары аша эләгә.
Әгәр тамакның лимфоэпителиаль боҗрасында иммунитет яхшы булса, бөтен инфекция юкка чыгачак, дип табиб сүзләрен китерә Sputnik радиосы.
Аның фикеренчә, тамакны чыныктыру өчен иң яхшысы - Скандинавия методикасы.
"Бу ысул өчен манго, әфлисун, лимон яки грейпфрут суты алабыз. Яңа чыгарылган сутны да кулланырга мөмкин. Барысы да кешедә нинди ачылык булуына һәм шәхси үзенчәлекләргә бәйле. Сутны махсус формаларга салып, суыткычка куябыз. Анда сут туңгач, вакыт-вакыт әлеге кечкенә боз кисәкләрен алып суырабыз. Цитруслыларда С витамины күп, ул лайлалы тышчаны ныгыта, ә боз белән без йоткылыкның арткы стенасын, лимфоид тукыманы чыныктырабыз", — дип ассызыклый табиб.
Бу процедураны көненә ике тапкыр кабатларга кирәк.

Фото: iz.ru
Читайте нас: