+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 март 2021, 13:15

Язгы эшләр мартта башлана

Бакчада һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына мул уңыш алачаксың.

Бакчада һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына мул уңыш алачаксың.

Яз — бакчачылар өчен бик җаваплы чор. Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына мул уңыш алачаксың. Бакчада өелеп кар ятса да, язгы эшләргә март башында ук тотынырга кирәк. Беренчедән, кояш ныклап кыздыра башлаганчы теплицага кар кертергә кирәк. Анда күпме кар кертәсез, яшелчәләрнең уңышы шуңа бәйле булачак.

Көннәр җылыта башлау белән декоратив үсемлекләр өстеннән кышкылыкка капланган әйберләрне алыгыз, ләкин аларны бөтенләй ачып куярга ашыкмагыз. Агачларның корыган, сынган, туңган ботакларын кисегез. Бакчагызда кар күп булса, зур савытларга тутырып куегыз. Яшелчәләргә сибәргә бик файдалы су җыелып торачак. Теплица өстеннән карны төшереп торыгыз, баз өстен кардан чистартыгыз. Көздән сарымсак, кишер утыртып калдырылган түтәлләрдән карны алмагыз, ул эреп, җиргә сеңәргә тиеш.

Язгы эшләрнең берсе — агачларны һәм куакларны известь белән эшкәртү. Бу эшне озакка сузмыйча, җылы кояш карау белән башкарыгыз. Башта агач кәүсәсендәге яраларны, ярык урыннарны тимер купоросы эремәсе белән эшкәртеп чыгарга, аннары бакча сумаласы сөртергә кирәк. Җимеш агачларында чәчәк бөреләре саклансын өчен кәүсәгә известь эремәсе сиптерегез.

Март — үсентеләр үстерү чоры. Февральдә утырткан татлы борыч, баклажан, помидорларны күчереп утыртырга вакыт. Шулай ук, март урталарында помидор, татлы борыч, төсле кәбестә кебек яшелчә, сальвия, канәфер, арыслан тамагы (львиный зев) кебек чәчәк үсентеләре алу өчен орлык чәчәргә була.
Нинди генә эшкә тотынсагыз да, һава температурасына карап башкарыгыз. Язның да үз холкы, үз нечкәлекләре була.

Фото: venskayadacha.com


Читайте нас: