+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 июнь 2021, 09:30

Йод челтәре – беренче ярдәм чарасы

Тəнегезгə “мамык таякчык” белəн йодлы челтәр ясагыз. Икенче көнне дə челтәр беленеп тора икəн, сезнең организм йодка кытлык кичерми дигəн сүз.

Тəнегезгə “мамык таякчык” белəн йодлы челтәр ясагыз. Икенче көнне дə челтәр беленеп тора икəн, сезнең организм йодка кытлык кичерми дигəн сүз.

Йод челтәрен невралгия булганда, салкын тигəндə, борын тыгылганда, йөткергəндə ясарга була. Аерма ясала торган урыннарда гына.

Йод челтәре ярдəмендə коры йөткерүгə каршы көрəшергə була. Ни сəбəпле килеп чыгуына карамастан, дəвалану нəтиҗə бирə, дип ышандыра табиблар. Йод, тире аша үтеп кереп, кан йөрешен тизлəтə һəм ялкынсынуны дəвалый.

Өч кешенең берсе йод җитешмəүдəн интегə. Бу калкансыман бизнең эшчəнлегенə зыян китерə. Тəнегезгə йод челтәре ясагыз да күзəтегез, өч сəгатьтəн соң эзе калмый икəн, кичекмəстəн табибка барыгыз. 6-8 сəгатьтəн соң гына бетсə, йодка ихтыяҗ туа башлаган дигəн сүз.

Бу проблеманы диңгез балыгы, диңгез кəбестəсе, диңгез ризыклары ашап бетереп була, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: “Саулык. Татар халык медицинасы”.
Читайте нас: