+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
29 гыйнвар 2021, 16:50

Йокы алдыннан да ашарга ярый!

Тик азык-төлекнең кайберләрен генә сайларга кирәк.

"Кичке алтыдан соң ашарга ярамый" кагыйдәсе инде актуаль түгел. Медицина белгечләренең күпсанлы тикшеренүләре ач ашказанына йоклауның сәламәтлек өчен зарарлы булуын исбатлады.
Мәсәлән, Питтсбург университеты галимнәре, йокларга ятар алдыннан җиңел генә ашап алу кандагы шикәр күләмен нормальләштерә, дигән нәтиҗәгә килде. Бу төнге уянуларның кимүенә һәм энергиянең артуына китерә.
Йоклар алдыннан авырлыкны арттырмыйча, аны нормага китерү өчен нәрсә ашарга соң? Түбәндәге тәкъдимнәргә игътибар итегез.

Порция күләме иң күбе 200 граммнан артмасын.
Йокыга ярты сәгать кала ашарга кирәк, юкса, ашказаны аны эшкәртеп өлгермәчәк.
Азыкның файдалы мае һәм бераз аксымы булырга тиеш.
Кичке ашау өчен файдалы продуктлар:
майлылыгы түбән булган сөт продуктлары (майсызландырылганнары туры килми!): мәсәлән, артык майлы булмаган эремчек, кефир, бернинди өстәмәләрсез йогурт - алар эчәк микрофлорасына файдалы тәэсир итә һәм организмга мускуллар үсеше өчен аксымны синтезларга ярдәм итә;
ак балык, мәсәлән, пешерелгән тәрәч - анда калорияләр аз (100 граммга 78-90 ккал) һәм май бөтенләй юк диярлек (барлыгы 0,6% чамасы), шул ук вакытта анда сәламәтлек саклау өчен кирәкле микроэлементлар һәм витаминнар бик күп;
бераз җиләк, мәсәлән, чия, кура җиләге - калориялелекне арттырмас өчен файдалы, әмма аларны каймаксыз һәм шикәрсез ашарга кирәк (иң отышлысы - чия, чөнки анда йокы гормоны мелатонин бар);
крекерлар - анда йокы сыйфатын яхшыртырга ярдәм итүче В төркеме витаминнары бар, моннан тыш, крекерлар бик яхшы үзләштерелә һәм майга әверелми (гади йогурт белән бергә бер-ике данә ашау да җитә);
яшел яшелчәләр, мәсәлән, сельдерей - ул витаминнарга һәм файдалы микроэлементларга бай.
Фото: zen.yandex.ru
Читайте нас: