+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
9 декабрь 2020, 14:15

Йомырканы суыткычта сакламагыз

Ни өчен алай эшләргә ярамаганын белә идегезме?

Ни өчен алай эшләргә ярамаганын белә идегезме?

Күпләр йомырканы суыткычта сакларга ярамаганлыгын белми дә. Йомырканы шулай суыткычка куеп саклау, иң кирәкле әйберләргә кытлык булган 90нчы еллар башындагы дефицитка бәйле. Сүз уңаенда, дөньяның бер генә илендә дә йомырканы суыткычта сакламыйлар. Бу гадәт русиялеләргә генә хас.
Иң яхшысы — йомырканы бүлмә температурасында саклау. Искә алганыгыз бардыр, бер генә кибеттә дә йомырка суыткычта булмый, ә гади киштәләрдә генә тора.
Ни өчен йомырканы суыткычта сакларга ярамый, дисезме? Чөнки, бу бик хәвефле. Температура кискен үзгәрү аркасында йомырканың кабыгы чатный. Әгәр суыткычтан алган йомырканы суга салсаң, ул ярыла. Җылы йомырканы суыткычка кую белән шундый ук хәл була. Әнә шул кечкенә ярыкларда зарарлы бактерияләр туплана.
Һәм бу бактерияләрнең йомырканы ватканда башта аның эченә, ә аннары безнең организмга эләгү куркынычы бар.
Ә моның сәламәтлеккә зыян китерүе, йогышлы авыруларга кадәр дучар итүе мөмкин.

Фото: kto-chto-gde.ru
Читайте нас: