+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
14 апрель 2017, 11:47

Банан торты

Банан тортыЯкыннарыгызны тәмле ризыклар белән сыйларга яратасыз икән, бу рецепт сезнең өчен! Тәмле генә түгел, пешерүдә дә бик җиңел ул. Банан торты белән чәй эчкәндә гаиләгез белән бергә тагын да күбрәк вакыт үткәрә алачаксыз.Шулай итеп, безгә кирәк булачак:5 йомырка, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, көпшәкләгеч, 1 стакан шикәр комы, он.

Крем өчен: 500 грамм каймак, 1стакан шикәр комы, 1-2 банан.
Пешерү тәртибе:
Камыр ясыйбыз. Йомыркаларны, шикәр комын блендер ярдәмендә бик яхшылап болгатабыз. Көпшәкләгеч, көнбагыш мае салып, тагын бер тапкыр бутап алабыз. Соңыннан, он салып, каймак куелыгындагы камыр басабыз.
Камырны майлы табага бушатабыз да духовкада 20-30 минут чамасы пешереп алабыз. Кызулыгы духовканың нинди булуыннан сайлана. Камыр пешкән вакытта мичнең ишеген ачмасагыз, яхшы булыр. Бу очракта бисквит, күпереп, бик матур булып пешәчәк.
Кремны ясар өчен блендер ярдәмендә каймак белән шикәр комын болгатырга гына кирәк.
Камыр әзер булып, бераз суынгач, икегә бүләбез. Камыр калын килеп чыкса, өчкә бүлсәгез дә ярый. Һәр катны крем белән майлап чыгарга, араларына юка итеп киселгән банан телемнәрен тезәргә.
Тортны шоколад, җиләк-җимешләр белән дә бизәсәгез була.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Читайте нас: