+3 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
16 апрель 2021, 14:30

Өйдәге кырмыскалардан ничек котылырга?

Моның өчен түбәндәге киңәшләрне үтәргә кирәк.

Моның өчен түбәндәге киңәшләрне үтәргә кирәк.

Мәгълүм булуынча, кырмыскалар өйнең һәр почмагында булырга мөмкин. Алар плитә асларында да, китап эчләрендә дә, плинтус астында да яши.

Белгечләр белдерүенчә, әлеге бөҗәкләрне бетерү җиңел эш түгел. Алар белән көрәш ярты елга кадәр сузылырга мөмкин. Кибеттән аларга каршы ниндидер әйбер сатып алсагыз, аның нәрсәләрдән ясалганына игътибар итегез. Әгәр дә аның составында хлорпирифос, диазинон, сумитрин, дельтаметрин, гидраметилнон, имидаклоприд, тиаметоксам кебек катнашмалар булса, ул сезгә ярдәм итәчәк.

Шулай ук, кырмаскаларга каршы көрәшүнең тагын бер ысулы бар. Пешкән йомырканың сарысын бор кислотасы белән бутап ясаган шарчыкларны кырмыскалар йөри торган урыннарга куярга кирәк. Бу ысул да уңай нәтиҗә бирә, ди белгечләр.

Фото: authenticmagazin.com
Читайте нас: