+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 сентябрь 2014, 16:13

“Беркем дә ярдәмсез калмаячак”

30 августта Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов табигать афәте кичергән Краснокама һәм Яңавыл районнарында булды. Билгеле булуынча, 29 август кичендә күтәрелгән көчле гарасат Яңавыл шәһәренең Көнчыгыш бистәсендә, Конигово, Иске Көек авылларында, Краснокама районының Курый, Еноктай авылларында шәхси йортларга һәм социаль объектларга зур зыян салган иде.

Табигать казасыннан өч районда 70 кеше зыян күргән: 2 кеше һәлак булган, 68 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, шуларның 53енә амбулатор ярдәм күрсәтелгән, 15е дәваханәгә озатылган.

Рөстәм Зәки улы биредә каза күрүчеләр белән очрашты, республика Хөкүмәтенең йортларны тергезергә булыша­чагын, нык җимерелгәннәре урынына яңалары төзеләчәген хәбәр итте, зарар күрүчеләргә компенсацияләр түләнеләчәген әйтте. Торак пунктларда күрелгән казаның күләмен билгеләүче комиссияләр, халыкны вакытлыча урнаштыру пунктлары, кыр кухнялары эшли. Иң кирәкле әйберләрне юнәтер өчен зыян күрүчеләргә кичә акчалата ярдәм күрсәтелә башлады.
Нефтекамада Рөстәм Хәмитов гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү буенча республика комиссиясе утырышын үткәрде.
— Республикада гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Табигый афәт алып килгән каза бик зур. Кызганычка каршы, ике кеше һәлак булды. Егермедән артык кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итте. Биш йөздән артык шәхси йорт, социаль объектлар биналары җимерелгән. Күрелгән зыянның күләме әлегә саналмаган, әмма сүз 150, ә бәлки 200 миллион сум турында бара. Хәзер иң мөһиме – түбәсез калган кешеләргә ярдәм күрсәтү, киләсе ел башына кадәр йортларны тергезү һәм яңаларын төзү тәмамланырга тиеш. Мин моның барлык кыенлыкларын аңлыйм, әмма әйткән срокка бу эшне без тәмамларга бурычлы, — дип, комиссия, җитәкчеләр, хөкүмәт алдында анык бурычлар куйды Рөстәм Зәки улы.
Матди ярдәм турында да сүз барды.
— Вафат булганнар гаиләсенә берәр миллион сум акча бүленәчәк. Җәрәхәт алучыларга, аның авырлыгына карап, компенсация түләнәчәк, милкенә зыян килгән кешеләргә ярдәм күрсәтеләчәк, — диде Рөстәм Хәмитов.

Ахыры ПДФ-версияда
Читайте нас: