+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 сентябрь 2014, 03:00

Бердәмлек һәм сәяси акыл тантана итте

Президент сайлауларында электоратның 81,71 проценты республиканың гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Хәмитов өчен тавыш бирде.Республика Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов 14 сентябрьдә эш сәфәре белән Гафури районында булды. Ял көне булуга карамастан, ул эшлекле очрашулар алып барды. Аерым алганда, Красноусол шифаханәсендә булды, 2нче гомуми белем бирү мәктәбе һәм районда урак эшләре барышы белән танышты.

— Район җитәкчесе урак эшләренең тәмамлануын белдерде. Уңыш уртача, әмма кышларга һәм сакларга җитәрлек күләмдә җыелган. Территориянең үсеш планнарын тикшердек. Кешеләр канәгать. Кәефләре яхшы, — диде Рөстәм Зәки улы.
Төбәк башлыгы гражданлык бурычын да Гафури районында үтәде. Ул исәптән төшү таныклыгы буенча 1665нче участокта тавыш бирде. Ул хатыны Гөлшат белән бергә гражданлык бурычын үтәде. Рөстәм Хәмитов республиканың барлык гражданнарын да актив булырга, сайлауларда һәрчак катнашырга чакырды.
Хәер, әлеге участокта сайлаулар иртәдән үк бик җанлы барды. Әйтик, Алексей Захаров сигез тулгач та үз тавышын бирергә ашыкты:
— Эшкә барасым бар, шуңа иртәләдем. Сайларга кирәк! — диде ир җитди кыяфәт белән.
Аннан берничә минутка гына калышып Мәгъҗия Ишмөхәммәтова килде. Мәгъҗия апа инде 86нчы яшь белән бара, әлегәчә бер сайлауларны да калдырганы юк икән. Ә иртә килүенең сәбәбе — иң мөһим эшне иртүк башкарып чыгып, аннан базарга бару, ашарга пешерү кебек вак-төяк эшкә тотыну икән.
— Яхшы Президент киләчәгенә ышанам, — ди әби.
1665нче сайлау участогы рәисе Людмила Пухова хәбәр итүенчә, биредә сайлауларга әзерлек бик җитди оештырылган, бер атна алдан һәр кеше белән аерым очрашып, сайлауларга бару кирәклеге аңлатылган, чакырулар таратылган. Барлыгы поселокта сигез сайлау участогы эшләде. Көн кояшлы, халыкның кәефе яхшы, урамда бәйрәмчә рух булды.
Читайте нас: