+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 сентябрь 2014, 18:44

Халык ышанычы акланырга тиеш

Кичә “Бердәм Русия” сәяси партиясенең Төбәк сәяси советы Президиумы утырышы узды. Аны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев алып барды.Чара “Бердәм Русия” партиясенең “Русия аналары” Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәтенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе (җитәкчесе — Гөлнара Фәрхетдинова) һәм Шикәр диабеты белән авыручыларның хокукларын яклау буенча төбәк иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе — Наил Мәһәдиев) арасында хезмәттәшлек турында килешүләр төзүдән башланды.

Аннары Төбәк бүлекчәсе Секретаре урынбасары Рәмзил Ишсарин “Бердәм Русия” партиясенең Идел буе федераль округындагы төбәк бүлекчәләре башкарма комитетлары җитәкчеләренең 11-15 августта Уфада үткән семинары турында чыгыш ясады. Аның йомгаклары буенча лаеклылар бүләкләнде.
“Бердәм Русия” вәкилләре өчен Краснохолм сайлау округы буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлауларда Булат Юмадиловның 69,9 процент тавыш җыеп, җиңү яулавы да зур куаныч. Уңышлар моның белән генә бетми әле. Уфа шәһәре Советына өстәмә сайлауларда бөтен депутат мандатларын да “Бердәм Русия” вәкилләре алган. Муниципаль сайлауларда 37 депутат та шушы партия тарафыннан күрсәтелгән кандидатлар арасыннан сайланган, бу 69,8 процент тәшкил итә. Сайланган барлык депутатлар арасында “Бердәм Русия” партиясе әгъзалары һәм тарафдарлары — 83 процент.
Сайлау кампаниясенә әзерлек чорында партиянең урындагы бүлекчәләрендә эзмә-эзлекле эш алып барылган. 15 майда партиянең башлангыч оешмалары секретарьлары өчен зона семинарлары үткәрелә башлаган. Бүгенге көнгә алар Баймак, Ярмәкәй, Илеш, Мәчетле, Караидел районнарында, Стәрлетамак һәм Күмертау шәһәрләрендә үткән. Аларга Татарстан һәм Свердловск өлкәсеннән вәкилләр чакырылган. Сайлау кампаниясе барышында 125 матбугат басмасында 150дән артык мәгълүмати материал чыккан, 85 мең тираж белән брошюра басылган

Константин Толкачев партиянең сайлау кампаниясендә катнашуы нәтиҗәләре турында түбәндәгеләрне белдерде:
— Партия тарафыннан зур эш башкарылды, без һәр сайлаучыга кадәр барып җитәргә тырыштык. Сайлауларга бик күп кеше килде. Рөстәм Хәмитовның оппонентларын күпкә артта калдырып җиңүе халыкның аңа ышанычы турында сөйли. Шул ук вакытта, бу зур җаваплылык та йөкли. Без бу ышанычны аклар өчен бүген үк күләмле эш башладык.
Читайте нас: