+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 сентябрь 2014, 13:34

Чит илнеке түгел, Башкортстанныкы!

Дөньядагы сәяси киеренкелек шартларында кайбер дәүләтләр Русия белән товар әйләнешенә үзгәрешләр кертте һәм безнең ил дә аерым чикләүләр кабул итте. Норвегия балыгын, Германия сырларын, Польша алмаларын сату тыелгач, күпләр аптырашта калды – аларны кем сәүдәгә чыгарыр? Баксаң, сәүдә өлкәсендәге урыннар буш тормый икән. Ә инде җитештерүче дә, сатып алучы да бер төбәктән икән, бу аларның килешеп эшләвен күпкә җиңеләйтә.Берничә ел элек республикадагы кибет киштәләрендә, башлыча, чит ил һәм Русиянең башка төбәкләрендә җитештерелгән продуктларны күрергә була иде. Моңа ризасызлык белдерүчеләр күп булды һәм бу мәсьәлә белән Президент Рөстәм Хәмитов та кызыксынды.

Дөньядагы сәяси киеренкелек шартларында кайбер дәүләтләр Русия белән товар әйләнешенә үзгәрешләр кертте һәм безнең ил дә аерым чикләүләр кабул итте. Норвегия балыгын, Германия сырларын, Польша алмаларын сату тыелгач, күпләр аптырашта калды – аларны кем сәүдәгә чыгарыр? Баксаң, сәүдә өлкәсендәге урыннар буш тормый икән. Ә инде җитештерүче дә, сатып алучы да бер төбәктән икән, бу аларның килешеп эшләвен күпкә җиңеләйтә.
Берничә ел элек республикадагы кибет киштәләрендә, башлыча, чит ил һәм Русиянең башка төбәкләрендә җитештерелгән продуктларны күрергә була иде. Моңа ризасызлык белдерүчеләр күп булды һәм бу мәсьәлә белән Президент Рөстәм Хәмитов та кызыксынды. Ул республика районнары буйлап эш сәфәре барышында кибетләргә керде һәм сатуга куелган продукцияне җитештерүчеләр белән кызыксынды. Шунда инде Казахстаннан килгән сөт, Пермьнән алынган камыр ризыклары һәм башкаларның үзебезнең товар җитеш­терүчеләрне кысрыклап чыгара баруы ачыкланды. Русиядә сөт җитештерү буенча беренче урындагы республиканың чит илдән китерелгән сөт ризыклары белән сәүдә итүе аеруча күп сораулар тудырды. Нәтиҗәдә “Башкортстан продукты” программасы барлыкка килде. Аңа ярашлы, үзебездә җитештерелгән азык төрләре шул исемдәге билге белән чыгарыла башлады. Аның сыйфаты махсус лабораториядә тикшерелә. Шулай ук, әлеге программа нигезендә җитештерүче, дистрибьютер һәм сатучы арасында бәйләнеш булдырыла.
Республика Хөкүмәте каршында Төбәк авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек базарының баланслы булуы буенча штаб оештырылды. Анда төбәкнең 600дән артык пред­приятиесенең 15 төр авыл хуҗалыгы продукциясе, 53 азык-төлек һәм эшкәртүче предприятиенең 43 азык-төлек төре буенча һәм 68 муниципаль берәмлектәге ваклап һәм күмәртәләп сату предприятиеләрендә хаклар мониторингы алып барыла. Аның нәтиҗәләренә караганда, ел башыннан республикада авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме, былтыргы шушы чордагы белән чагыштырганда, сөт буенча — 3,6, бәрәңге буенча 23,7 процентка артты. Бу хакларны бер дәрәҗәдә саклап калуга һәм кибет киштәләрендә төбәктә җитештерелгән товарларга өстенлек бирүгә булышлык итә. Әлегә сатылган барлык сөтнең 98 проценты Башкортстанда җитештерелгән.
Читайте нас: