+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 сентябрь 2014, 13:30

“Туган республикам өчен көчемне кызганмыйча, тырышып эшләячәкмен...”

25 сентябрьдә Башкорт­станның иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйга булды: Уфада бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның уникенче пленар утырышы кысаларында Башкортстан Республикасы Президенты вазыйфасын үти баш­лауның тантаналы чарасы үтте. Инаугурациядә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, республика Хөкүмәте әгъзалары, Конституцион, Арбитраж һәм Югары судлар судьялары, федераль һәм республика башкарма власть органнары, традицион дини конфессияләр җитәкчеләре, район һәм шәһәр хакимияте баш­лыклары, хезмәт кол­лек­тивлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

25 сентябрьдә Башкорт­станның иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйга булды: Уфада бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның уникенче пленар утырышы кысаларында Башкортстан Республикасы Президенты вазыйфасын үти баш­лауның тантаналы чарасы үтте. Инаугурациядә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, республика Хөкүмәте әгъзалары, Конституцион, Арбитраж һәм Югары судлар судьялары, федераль һәм республика башкарма власть органнары, традицион дини конфессияләр җитәкчеләре, район һәм шәһәр хакимияте баш­лыклары, хезмәт кол­лек­тивлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Чараны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев ачты һәм алып барды.
Русия һәм Башкортстан гимннары яңгырагач, залга Башкортстан Республикасы флагы һәм Конституциясе кертелде.
— 14 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, Башкортстан Президентын вакытыннан алда сайлаулар зур оешканлык белән үтте. Мөһим кампаниядә 2 миллион 267 мең 77 кеше, ягъни тавыш бирүгә хокукы булганнарның 74,88 проценты катнашты. Президент сайлауларында республика халкының 81,71 проценты (1 миллион 851 мең 625 кеше) Башкортстанның гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Хәмитов өчен тавыш бирде, — диде республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев.
Хәйдәр Арслан улы Рөстәм Хәмитовны бу җиңүе белән котлады һәм аңа Башкортстан Президенты таныклыгын тапшырды.
Тантанада төбәк җитәкчесе ике дәүләт телендә Башкортстан халкына ант кабул итте, аның тексты республика Конституциясендә беркетелгән.
— Башкортстан Республикасы Президенты вәкаләтләрен тормышка ашырганда Башкортстан Республикасының күпмилләтле халкына тугры хезмәт итәргә, Башкортстан Республикасының дәүләт­челеген ныгытырга һәм якларга, Русия Федерациясе Конституциясен һәм Башкортстан Республикасы Кон­ституциясен үтәргә, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен гарантияләргә ант итәм, — диде Рөстәм Хәмитов һәм Башкортстан Президенты анты текстына кул куйды. Шул мизгелдән, республика Кон­ституциясенең 84 һәм 85нче статьяларына ярашлы, Рөстәм Хәмитов Башкортстан Президенты вазыйфасын үти башлады.
— Хөрмәтле Рөстәм Зәки улы! Тантанада катнашучылар һәм шәхсән үземнең исемнән шушы күренекле вакыйга — сайлауларда ышанычлы һәм лаеклы җиңүегез белән котларга рөхсәт итегез. Республика халкы Сез башлаган уңай үзгәрешләргә югары бәя бирде һәм хуплады. Сайлау нәтиҗәләре моны ачык күрсәтеп тора. Башкортстанның килә­чәген, гаиләләренең, туган­нарының һәм якын­нарының иминлеген алар, Рөстәм Зәки улы, нәкъ Сезнең белән бәйли, — диде парламент Рәисе Константин Толкачев. — Сайлаучыларның ышанычын тулысынча акларсыз дип ышанабыз. Сезнең бай тормыш һәм җитәкчелек итү тәҗрибәгез, һөнәри оста­лыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез һәм таләп­чәнлегегез, югары кешелеклелек сыйфатларыгыз башланган уңай үзгәрешләрне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Алексей Сухов Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның тәбрикләвен җит­кергәч, сүз Рөстәм Хәмитовка бирелде.
— Иң элек, зур ышаныч күрсәтеп, Башкортстан Президентын сайлауларда минем кандидатураны яклап тавыш биргән өчен республика халкына ихлас рәхмәтемне белдерәм, — диде Президент. — Миңа яраткан, горурланган, аның өчен яшәгән һәм эшләгән туган республикамда бу җа­ваплы вазыйфада эшне дәвам итү бәхете тиде. Вакытыннан алда сайлауга рөхсәт биргән өчен дәүләтебез җитәкчесе Владимир Путинга, минем кандидатураны яклаган һәм тәкъдим иткән өчен “Бердәм Русия” партиясенә зур рәхмәтлемен. Ышанычлы кешеләремә тирән ихтира­мымны белдерәм, алар шәһәр һәм районнарда халык белән очрашты, минем программа белән таныштырды, наказлар кабул итте.
Президент буларак, минем төп бурычым — халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү, Русиянең иң алга киткән, уңышлы эшләүче, бай төбәкләре исәбендә Башкортстанның позицияләрен тагын да ныгыту. Республика халкы Ватаныбыз тормышына битараф булмыйча, үткәрелүче үзгәртеп коруларда, иҗтимагый тормышка идарә итүдә актив катнашсын өчен көчемне кызганмаячакмын.
Мөхтәрәм җәмәгать! Хөр­мәтле дуслар! Ышанычыгыз өчен зур рәхмәт. Арытаба да туган республикам өчен көчемне кызганмыйча, тырышып эш­ләячәкмен.
Арытаба парламентның пленар утырышында 41 мәсь­ә­лә каралды, “Башкорт­стан Хөкүмәтенең респуб­ликаның инновацион үсешен тәэмин итү чаралары турында” дигән темага “Хөкүмәт сәгате” үтте. Депутатлар анда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шароновның мәгъ­лүматын тыңлады.
Читайте нас: