+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 октябрь 2014, 21:22

Эчемлеккә түгел, үз көчеңә ышанырга кирәк!

Дәүләт думасында “Русия Федерациясендә аз алкогольле энергетик эчемлекләрнең әйләнешен законлы рәвештә көйләү проблемалары” дигән темага “түгәрәк өстәл” үтте.Урамда энергетик коктейльләр эчеп баручы үсмерләрне еш очратырга мөмкин. Нинди ахмаклык! Яшьлек үзе беләктә көч, йөрәктә дәрт ташып торган чак бит. Нәтиҗәсе — бәйлелек һәм агуланулар.

Энергетик эчемлекләрдән, спайслардан күпләп агуланып үлү очракларына бәйле тетрәндергеч вакыйгалар шаукымы йөрәкләрдә әле һаман сүрелмәгән. Шуңа карамастан, яшьләр арасында аларны кулланучыларның саны арта баруы мәсьәләгә игътибарны арттыруны таләп итә. Ростов өлкәсендә, мәсәлән, төбәктә җитештерелүче югары сыйфатлы шәрабларның сатуда кимүе күзәтелә. Шул ук вакытта, аз алкогольле энергетик эчемлекләр сату 50 процентка арткан. Җитеш­терүчеләр йокламый, эчем­лекләрнең төрләре дә арта, продукцияне рекламалау җәелдерелә. Яшьләрне җәлеп итү өчен энергетикларның тәмен традицион алкогольсез эчемлекләрнекенә охшаш итеп эшлиләр. Әмма составында этил спирты барлыгы турында бернинди белешмә бирелми. Роспотребнадзор мәгъ­лүматлары буенча, эчем­лекләрнең составында алкоголь 9 процентка кадәр җитә. Ә спирт белән кофеин кебек тоник матдәләрнең бергә кушылуы кешене бәйлелеккә китерә һәм бик зыянлы.
Энергетикларга бәйлелек, гадәттә, 10-16 яшьлекләрдә барлыкка килә. Ә сатылган эчемлекләрнең 70 проценты 12-24 яшьлекләр өлешенә туры килә. Шунысы да билгеле: энергетиклар һәм алкоголь наркотиклар механизмына охшаш бәйлелек тудыра. 2012 елда үткәрелгән тикшеренүләр энергетиклар кулланучы 25 процент малайларның һәм 16,7 процент кызларның орга­низмында тискәре функциональ-соматик тайпылышлар барлыкка килүен күрсәткән.
Читайте нас: