+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 ноябрь 2014, 21:13

Хезмәт кешесе хөрмәттә булсын!

Президент Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасын җиткерде.30 октябрьдә Уфада Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышы узды. Анда Республика Президенты Рөстәм Хәмитов депутатларга еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итте. Хөкүмәт сәгате кысаларында төбәктәге юл-транспорт комплексы үсеше турында фикер алышу булды. Шулай ук егермедән артык закон проекты каралды.Президентның бишенче мөрәҗәгате хезмәт темасына, хезмәт кешесенең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга, бу юнәлештәге проблемаларга багышланды. Агымдагы елга һәм ерак киләчәккә үсеш юнәлешләре билгеләнде.

Властьның бурычы

— Хезмәтчәннәр — икътисадны алга җибәрүче көч. Нәкъ аларның һөнәри әзерлеге, белеме икътисади һәм социаль иминлекнең нигезен тәшкил итә. Кызганычка каршы, безнең ил тарихында кешеләр еш кына сәясәт корбанына әверелә. Туксанынчы еллардагы реформалар — шуның ачык мисалы, — диде Рөстәм Хәмитов.
Аның сүзләренә ярашлы, XXI гасыр — илнең икътисади куәтен тергезү, социаль сәясәт көчәю чоры. Шулай да хезмәт кешесенә тиешле игътибар җитми. Базар икътисады шартларында, табыш артыннан куганда хезмәтне рәхимсез рәвештә эксплуатацияләү бара. Кешегә “җитештерү средствосы” итеп кенә карау бар.
— Властьның бурычы — гадел хезмәт хакы түләү, сәламәтлекне ныгыту, квалификацияне күтәрү, лаеклы тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын тәэмин итүдә эш кешесенең хокукларын һәм мән­фәгатьләрен яклау. Бу эштә барлык дәрәҗәләрдәге властьның һәм иҗтимагый оешмаларның тыгыз бәйләнеше таләп ителә. Гади булмаган икътисади хәл, кайбер чит илләр белән мөнәсәбәтләр катлаулану кәеф төшүгә сәбәп булырга тиеш түгел. Яңа чынбарлыкны актив үсеш, эчке мөмкинлекләрне файдалану өчен стимул итеп кабул итәргә кирәк.

Уңышлар

Соңгы дүрт елда республикада эшсезләр саны 40 процентка кимегән. Бу иң элек 50 мең тирәсе эш урыны биргән инвестиция проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Шуларның 70 проценты — авылларда һәм кече шәһәрләрдә. Гомум хезмәт хакы 1,4 тапкыр артты, шул исәптән бюджет өлкәсе хезмәткәрләренеке — 1,7 тапкыр. Торак төзелеше күләмнәре арттырыла, дүрт ел эчендә 9 миллион квадрат метр торак төзелгән.
— Ел саен социаль өлкәгә финанс чыгымнары арта, республика бу максатка берләштерелгән бюджетның 70 процент өлешен юнәлтә. 2010 ел белән чагыштырганда, мәгарифкә, сәламәтлек саклауга, мәдәнияткә, спортка, тирә-як мохитне саклауга, торак-коммуналь хуҗалыкны үстерүгә юнәлтелгән акча 1,5 тапкыр артып, быел 130 миллиард сумга җитәчәк,— диде Рөстәм Зәки улы.
Соңгы елларда республикада демография хәле яхшыра — туучылар саны ишәя, үлем күрсәткече кыскара, гомер озынлыгы арта. Халык саны артуга төрле факторлар тәэсир итә, алар арасында — медицина хезмәтләндерүе, сыйфатлы торак һәм тукландыру белән тәэмин итү, социаль яклауны оештыру, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау һәм башкалар бар. Республика Хөкүмәте бу юнәлешләрдә максатлы эш алып бара.
Читайте нас: