+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 ноябрь 2014, 20:00

Министр урынбасары УДАТУ белән танышты

Русиянең мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов Уфа дәүләт авиация техник университетында булды.

Аның сәфәре югары уку йортының укыту-фәнни һәм инновацион үзәкләренә экскурсиядән башланды. Александр Климов математика һәм компьютерда модель ясау нәтиҗәләре 3D форматында күрсәтү лабораториясендә булды. Авиация-технологик системалар факультеты студентлары профессор Сергей Селиванов җитәкчелегендә Autodesk Inventor программа продукты мохитендә 3D моделе төрендә Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе цехын техник яктан яңадан җиһазландыру проектын төзегән. Әлеге проект Александр Климовның игътибарын аеруча җәлеп итте. Бүген бу — Русия вузларында эшләнгән тулы функцияле бердәнбер модель. Ул дөньядагы иң яхшы төрдәш үрнәкләре арасында лаеклы урын били.
Арытаба министр урынбасары уку йортының визит карточкасы булып торучы авиация двигательләре музеен карады. Русиядә мондый ике музей бар: берсе — әлеге университетта, икенчесе — Самара аэрокосмик университетында. МиГ-21 истребителе һәм “Су-27” самолетларында урнаштырылучы “АЛ-31Ф” двигателе уникаль экспонатлар булып тора. Алар укыту һәм фәнни процесста файдаланыла. Биредә, шулай ук, лекцияләр, лаборатор һәм практик дәресләр, курс һәм диплом эшләрен яклау үтә.
Александр Климов гамәли гидромеханика кафедрасы лабораториясендә булды. Арытаба уку йорты ректоры Александр Дегтярев министр урынбасарын авиация җылылык техникасы һәм энергетикасы кафедрасы белән таныштырды.
Сәфәр ахырында Александр Климов “түгәрәк өстәл” артында университет галимнәре һәм преподавательләре белән очрашты. Анда Русия ректорларының Х съезды нәтиҗәләре һәм үзенең шул чарадагы чыгышында ил Президенты Владимир Путин куйган бурычлар, шулай ук, югары һөнәри белем бирүне реформалау юнәлешләре, инженер кадрлары әзерләү турында сүз барды.
Читайте нас: