+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 ноябрь 2014, 20:43

Бергә булсак, уңарбыз!

Республика буенча яңа Баш федераль инспектор тәгаенләнде.Кичә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Хөкүмәт әгъзаларын Башкортстан Республикасы буенча яңа Баш федераль инспектор белән рәсми рәвештә таныштырды. Чарада Президент Рөстәм Хәмитов катнашты.Тәүдә Михаил Викторович, пенсия яшенә җитү сәбәпле, вазыйфасыннан бушатылган элекке федераль инспектор Петр Капишниковка округ оештырылганнан башлап баш­карган мөһим эшләре, югары һөнәри осталыгы өчен рәхмәт белдерде. Әлеге вазыйфага тәгаенләнгән Андрей Чечеватов 1965 елда Мәскәүдә туган. 1987 елда Ульяновск югары команда училищесын, аннары Фрунзе исемендәге Хәрби академияне, 2002 елда Кораллы Көчләр Генеральный штабы Хәрби академиясен тәмамлаган. Егерме елдан артык Русия Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән.

Андрей Викторовичның идарә итү тәҗрибәсе дә җитәрлек. 2008 елда ул “Строй­инвест”, “Макс” җәмгыятьлә­ренең генеральный директоры урынбасары вазыйфасын биләгән, бер елдан “Недвижимость ИЦ ЕЭС” җәмгыяте компанияләр төркеме генеральный директоры булган. 2013 елдан — Киров өлкәсе буенча Баш федераль инспектор.
— Күрсәтелгән ышанычы­гыз өчен рәхмәт. Башкортстан — борынгы мәдәни тради­цияләре булган, икътисади яктан тотрыклы үсешкән, күп­милләтле халкы белән данлы республика. Кыска вакыт эчендә аның белән танышып, эшемне башлап җибәрергә ниятлим. Иң элек федераль структуралар белән эшне көйләүдә файдалы булырга телим. Хәлне читтән генә күзәтергә түгел, ә Башкортстан мәнфәгатьләрендә аның Пре­зиденты белән берлектә җиң сызганып эшләргә җыенам,— диде Андрей Чечеватов.
Рөстәм Хәмитов аңа кат­лаулы, җаваплы вазый­фа­сында уңышлар теләде.
— Андрей Викторович безнең белән тагын да тыгыз­рак хезмәттәшлек итәр, дип ышанам. Мин төбәк власть­ларының федераль башкарма власть­ органнары белән үзара аңлашып, ярдәм­ләшеп эшлә­вен телим. Бу эштә җитди рольне Баш федераль инспектор аппараты уйнарга тиеш. Иң мөһиме — бергә эшләргә, әгәр бердәм эшләсәк, бөтен мәсь­әләләрне дә җиңел хәл итәрбез, эшебез нәтиҗәле булыр, — диде Рөстәм Зәки улы.
Читайте нас: