+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 ноябрь 2014, 20:57

коррупциягә юл куелмасын

11 ноябрьдә Уфада Русиянең Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич күчмә киңәшмә үткәрде. Анда округ төбәкләре башлыклары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады.

Анда Идел буе федераль округында урманнан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру, урман сәнәгате комплексында закон бозуларга юл куймау, шулай ук, төбәкләрдә гаскәрләрне һәм халыкны радиациядән, химик һәм биологик саклау системасын камилләштерү буенча өстәмә чаралар булдыру мәсьәләләре тикшерелде.
Үзенең чыгышында Николай Патрушев җир шарындагы урманнарның 20 проценты Русия өлешенә туры килүен белдерде. Әлегә табигать ресурсларын файдалану нәтиҗәләре канәгатьләнерлек түгел.
— Урманнарны файдалануның нәтиҗәлелеге түбән. Русия урман сәнәгате комплексы, нигездә, агач әзерләүгә һәм аны арытаба чит илләргә чыгаруга яраклашкан. Әлеге тармакта ныклы контроль булмау сәбәпле, урманнарны рөхсәтсез кисү һәм агачларның законсыз әйләнеше “чәчәк ата”. Хокук саклау органнары урман сәнәгате тармагында, шулай ук, урманнарны файдалану күзәтчелеге һәм контроле өлкәсендә вазыйфа биләүче кешеләрнең ришвәт алуын билгели, — диде Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев.
Әлеге вакытта Русиядә законнар чыгару дәрәҗәсендә урманнарны файдалану өлкәсен хокукый көйләүне камилләштерү буенча чаралар кабул ителә, урман сәнәгате тармагы үсеше өчен шартлар булдыруга юнәлтелгән максатлы программалар әзерләнгән. Әмма барлык төбәкләр дә әлеге проблемага тиешле игътибар бүлми.
Читайте нас: