+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 ноябрь 2014, 21:17

Владимир Путин Уфага кунакка чакырды!

Австралиядә “Егерме дәүләт төркеме”саммиты алдыннан БРИКС дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыкларының очрашуы үтте. Анда Русия Президенты Владимир Путин, Бразилия Президенты Дилма Роуссефф, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Көньяк Африка Республикасы Президенты Джейкоб Зума катнаштылар.

— Хөрмәтле коллегалар, дуслар! — дип мөрәҗәгать итте очрашуда катнашучыларга Владимир Путин. — Әлеге очрашуны бик файдалы һәм мөһим дип уйлыйм, чөнки бу мәгълүмат агымында юнәлеш табарга һәм дөнья сәүдәсе буенча безнең фикерне белдерергә, актив үсешүче икътисадлар мәнфәгатьләрен исәпкә алып, дөнья икътисадындагы хәлне яхшырту өчен бергә дөнья финанслары торышын билгеләргә ярдәм итәчәк.
Моңа бәйле БРИКСта үзфинанс институтларыбызны булдыру буенча кабул ителгән карарларның уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтәсем килә. Бразилия Президенты Дилма ханым Роуссефф бу турыда сүз кузгатты. Форталезада үткән саммитта расланган Үсеш банкын һәм Шартлы валюта резервлары пулын формалаштыру тәмамланып килә. Аларның капиталы күләме бик зур — 200 миллиард доллар. Шулай итеп, глобаль икътисадта көрчек хәлләре очрагында капиталның гомум базарын тотрыклы итәргә сәләтле уртак механизмнар булдырылачак. Моннан тыш, берлектә кредитлау өчен яңа мөмкинлекләр, сәүдә һәм инвестицион элемтәләрне киңәйтергә ярдәм итәчәк.
БРИКС дәүләтләре арасындагы бәйләнешләрнең башка юнәлешләр буенча да ныгуы мөһим. Сәнәгать һәм технологик кооперация нәтиҗәлерәк була бара. Энергетика, файдалы казылмалар чыгару һәм эшкәртү, аграр индустрия, югары технологияләр өлкәсендә берлектәге проектлар барлыкка килә. Халыкара мәгълүмати хәвефсезлек мәсьәләләре буенча уртак позициядә торабыз, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән үсешендәге кискен социаль проблемаларны хәл итүдә тәҗрибә уртаклашабыз.
Читайте нас: