— Нефтьчеләр, авылның санитария-саклау зонасына кереп, казу эшләре алып барды, — диде Краснокама районы Яңа Чөгәнәк авылыннан килгән Вәгыйзь Гәрәев. — Нәтиҗәдә, эчәр сусыз калдык. Лабораториядә тикшерү шәхси коелардагы суда организм өчен зарарлы матдәләр булуын ачык күрсәтте. Сер түгел, язгы ташкын чорында су сыйфатының тагын да начараюы ихтимал. Бүген авылда 45 кеше яши. Җәйге чорда халык саны ике тапкыр диярлек арта. Без барыбыз да сезнең ярдәмгә өмет итәбез.
— Су мәсьәләсен ничек хәл итәргә планлаштырасыз? Халык кайчан эчәр су белән тәэмин ителәчәк? — дип сорады Андрей Викторович Краснокама районы хакимияте башлыгы урынбасары Олег Гыйльфановтан.
— Районда су сыйфатының начарлануы — нефтьчеләрнең эшчәнлек нәтиҗәсе. Яңа Чөгәнәктә шәхси коелардагы су санитария таләпләренә җавап бирмәсә дә, уртак кое бар. Андагы суда да зарарлы матдәләр табылса, чистарту корылмалары урнаштырачакбыз...
— Халыкны технологияләр дә, максатка ирешү юллары да кызыксындырмый. Алар бүгеннән тәгаен нәтиҗә, чиста су көтә. 45 кеше гомум коега йөрсен, дияргә телисезме? Кайчан Яңа Чөгәнәк авылы эчәр су белән тәэмин ителәчәк? Төгәл көнен әйтегез.
— 30 декабрьгә кадәр.
Җаваптан бер як та канәгать калмады.
— Вәгъдә тормышка ашардай түгел, — диде Вәгыйзь Нисхәт улы. — Халыкны эчәр су белән тәэмин итүдә генә эш бетми. Суны пычратучы зарарлы матдәләр чыганагы турында да онытырга ярамый. Бүген яңа кое казылып, халык эчәр сулы булыр. Нефтьчеләр эшен туктатмаса, иртәме-соңмы, янә шушы ук хәл кабатланачак. Күңелсез хәлләргә чик кую өчен авыл санитария зонасының генераль планын эшләргә кирәк.
Олег Дәбир улы генераль планның май аенда гына эшләнеп бетәчәген сызык өстенә алды.
— Килештек. Май аенда Башкортстан төбәкләренә чыгуны планлаштырам. Димәк, 9 майда Краснокама районы Яңа Чөгәнәк авылына барачакбыз. Эчәр суны бергәләп авыз итәчәкбез. Бу чарадан район хакимияте башлыгы, аның урынбасарлары да читтә калмаячак. Шуңа күрә, башлаган эшегезне намус белән төгәлләгез, — диде Андрей Чечеватов.
Уфада Гоголь урамында яшәүче хаклы ялдагы Альбина Королеваның мөрәҗәгате дә игътибарга лаек. Беренче катта урнашкан кибеттәге унөч суыткыч икенче катта яшәүчеләргә тынгы бирми. Андрей Викторович кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Башка мөрәҗәгатьләр дә җитди игътибарга алынды.