+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 декабрь 2014, 23:48

“Төп өстенлек — икътисади үсеш аша дәүләтне ныгыту!”

4 декабрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка еллык Юлламасын игълан итү тантанасында катнашты.

Дәүләт башлыгының Юлламасына карата үз фикерен белдереп, Рөстәм Хәмитов документта иң мөһиме — икътисади үсеш өчен нигез булдыруга, мәгариф, сәламәтлек саклауда социаль бурычларны хәл итүгә бәйле мәсьәләләр, дип билгеләде.
— Мин эре торак пунктларында мәктәпләр җитешмәү темасын аерым билгеләдем. Республика өчен бу актуаль. Атап әйткәндә, Уфада, Стәрлетамакта берничә шәһәрдә мәктәпләр җитешми. Моннан тыш, эшкуарлыкка административ басымның йомшаруына бәйле мәсьә­ләләрне билгеләп үтәр идем, — диде республика башлыгы. — Берничә көн элек кенә бу теманы республика Президенты каршындагы Эшкуарлык буенча советта тикшердек. Бүген Русия Президентының хокук саклау органнары, контроль, күзәт­челек структуралары ягыннан эшкуарлыкка басымны киметү темасын хуплавын чираттагы тапкыр ишеттек. Чынлап та, бүген бу күренеш гамәлдән чыгарылмаган. Һичшиксез, эшкуарлар каршылыкларга очрый һәм тулы куәтенә эшли алмый. Моннан тыш, бюджет структураларын, оешмаларны катгый кон­трольдә тотарга һәм күзәтергә кирәкмәвен ишеттем, чөнки анда да административ басым сизелә. Капитал амнистиясенә бәйле мәсьәләләр турында да әйтер идем. Чынлап та, кешеләрнең пыяла банкаларда һәм матрас асларында акчалары күп, ә иң мөһиме — чит илләрдә зур ресурслар саклана, алар кайтып, илебез икътисадына эшләргә тиеш. Бу фикер бик мөһим. Акчаларны кайтару илнең икътисади үсешенә булышлык итәчәк. Шулай итеп: икътисад, икътисад, икътисад. Азрак өлештә — сәясәт, күбрәгендә — икътисад. Бу яклап караганда, дәүләтне көчәйтү мәсьәләләре, һичшиксез, Юлламада иң мөһиме булып тора.
Юлламадагы, төбәкләр бизнес өчен технологик парклар, инфраструктура булдыруга федераль үзәктән ярдәм алачак, дигән тезиска үз фикерен белдереп, Рөстәм Хәмитов болай диде:
— Һичшиксез, без бу программаларда катнашабыз. Федераль үзәк индустриаль парклар төзү чыгымнарын каплаячак. Юкса, бүген чынбарлыкта нинди хәл килеп чыга? Төбәкләр индустриаль парклар булдыра, бу программада катнашучыларга ташла­малар бирә. Русия яңа пред­прия­тиеләр барлыкка килүдән өстәмә салымнар ала башлый. Бу салымнар федераль бюджетка күчә, ә Русия субъектлары моңардан бер нәрсә дә алмый. Чыгымнар һәм яңа эш урыннары булдырудан тыш, башка нәрсә юк. Без бу программаларда катнашачакбыз. Безнең индустриаль парклар федераль бюджеттан ярдәм алачагына ышанабыз.
Киләсе елны Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү буенча гомумдәүләт программасын гамәлгә ашыру елы дип игълан итүгә килгәндә, төбәк башлыгы бу авыруларны илебез һәм республикабыз өчен гаять зур проблема, дип билгеләде.
— Тагын да бер санны атап китәр идем: Русиядә уртача гомер озынлыгы — 71 яшь. Ә Президент аны 74 яшькә җиткерү бурычы куйды. Безнең республикада ул — 69,8 яшь. Без уртача гомер озынлыгы буенча 70 яшь чигенә җитеп киләбез. Кабатлап әйтәм, сәламәтлек саклау, медицина тармагының барлык хезмәткәрләре үлем очракларын киметү өчен җаваплы. Тизрәк яхшы күрсәткечләргә җитәргә тиешбез. Сәламәтлек саклауны оештыручылардан да, баш табиблардан да үз эшен үтәүне катгый таләп итәчәкмен. Бүген формализм күп. Һичшиксез, бу яклап та тәртип булдырачакбыз, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: