— Соңгы вакытта кулланучылар җәмгыятьләрен тергезү турында сүз йөри. Минем карашка, бүгенге шартларда сулар һава кебек кирәк нәрсә бу. Әгәр дә якын арада кулланучылар җәмгыятьләре тулы куәтенә эшли башласа, без, импорттан тулысынча ваз кичеп, илне, республиканы үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе белән тулысынча тәэмин итә алачакбыз, — диде Юрий Иванович. — Совет чорында гөрләп эшләгән кулланучылар җәмгыятьләрен тергезү ни өчен кирәк соң? Бер генә мисал китерәм. Күршем озак еллар инде үз бакчасында яшелчә-җимеш үстерә. Бакчасында утызлап алмагач үсә. Быел соң өлгерә торган “Антоновка” сортлысы алманы аеруча күп бирде. Агачың җимешне күп бирсә дә бик кыен икән. Күршем көз буе берничә центнер алманы кая куярга, кемгә сатарга белми җәфаланды. Җыючы булса, арзан гына хакка булса да биреп җибәрер идем, дип уфтанды. Нәтиҗәдә, хуш ис бөркеп торган тәмле алмаларын ихатасындагы малына ашатырга мәҗбүр булды. Хәер, бу хәл гәзит укучыларга таныштыр инде. Чөнки күпләр, күршем кебек, үзеннән артканын кая куярга, кемгә бирергә белми җәфалана. Шуңа да бүген шәхси ихаталарда җитештерелгән, экологик яктан чиста авыл хуҗалыгы продукциясен җыюны оештыру кирәк. Шушы эш белән шөгыльләнүче ул товарларны, өстәмә хак куеп, кибетләргә чыгарамы, арытаба эшкәртүгә җибәрәме, республикадан, илдән читтә реализациялиме — анысы аның эше. Иң мөһиме — халыкка, үзеннән артканын кая да булса тапшырып, акча эшләргә мөмкинлек тудырылсын. Югыйсә, кибеткә керсәң (бигрәк тә зур супермаркетларда), исең китәрлек бит: бәрәңге — Польшадан, помидор — Төркиядән, кишер белән редиска Израильдән китерелгән! Шул да булдымы эш? Кибет киштәләре чит ил яшелчәләре белән тулгач, үзебезнекенә анда каян урын булсын?
Бүген авылда яшәүче һәр кешенең кимендә 20 сутый җире бар. Үз бакчаңда җаның теләгән яшелчә-җимешне үстереп, үзеңнән артканны кулланучылар җәмгыятенә тапшырып, акча эшләп була, дигән сүз бу. Авылда яшәүчеләрнең күпләре үз җирен буш яткырмый яткыруын, ни дә булса үстерергә тырыша. Шулай булуга карамастан, соңгы елларда шәхси бакчаларның күпчелек өлешендә үлән үсә. Чөнки яшелчә-җимешне күпләп үстергән очракта аны реализацияләп булмаячагын авыл кешесе алдан ук белеп тора. Минемчә, бу очракта хәлдән чыгып була: сезон башланыр алдыннан шәхси крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре нәрсәне һәм күпме җитештерәчәге, аны кайда тапшырачагы, уңыштан күпме табыш алыначагы хакында сөйләшергә, уртак фикергә килергә, бу сөйләшүдә кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе дә катнашырга тиеш.