+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 декабрь 2014, 23:06

“Икътисад җайга салыначак. Түзем булырга кирәк”

18 декабрьдә Русия Президенты Владимир Путин журналистлар белән очрашты. Матбугат конферен­циясендә Русиянең һәм чит илләрнең 1259 журналисты катнашты. Киңкүләм мәгъ­лүмат чаралары вәкилләрен ил икътисады, чит дәүләтләр белән мөнәсәбәтләр, Украи­надагы хәлләр аеруча кызыксындырды. Сорауларга җавап бирер алдыннан Президент илдә барган үзгәрешләргә тукталды. Атап әйткәндә, Владимир Путин соңгы вакытта җитештерү тармагы, авыл хуҗалыгындагы күрсәткечләрнең, хезмәт хакының, пенсияләрнең, демографиянең үсүен сызык өстенә алды.

Нинди үзгәрешләр көтелә?

Владимир Владимирович ил икътисадының берничә ел эчендә уңай якка үзгәрәчәгенә ышаныч белдерде.
— Икътисад дөнья күлә­мендә үсеш кичерә, бу, әлбәттә, безгә дә кагылачак. Бүгенге катлаулы чорны үткәреп җибәрергә генә кирәк. Әлбәттә, икътисади үсешне күз уңында тотканда, без бик күп юнәлешләргә игътибар итәргә тиешбез. Һәр тармак белән үзара сөй­ләшүләр алып барганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп булачак. Җитеш­терү тарма­гының да, нефть компа­нияләренең дә үз проблемалары бар, без һәркем белән диалог булдырырга тиеш. Бу җәһәттән бизнесны үстерүгә дә өстәмә шартлар тудыру кирәклеге көн кебек ачык. Кызганычка каршы, эшкуарларга кире мөнәсәбәт белдерүчеләр дә бар, закон кыса­ларында эшчәнлек җәелдерүчеләргә без ярдәм итәргә әзер. Үз эшен башлаучыларны даими күзәтеп торуны да берникадәр чикләү урынлы булачак. Салым каникуллары, кече һәм урта бизнес өчен ташламалар булдыру нәтиҗә бирер дип уйлыйм, —диде Президент.

Чит илләр белән мөнәсәбәтләр

Украинада барган вакыйгалар, чыннан да, кайбер илләр белән мөнәсәбәтләрне как­шатты. Әмма без бик күп илләр белән хезмәттәшлектә яңа килешүләр төзүебезне дә онытмыйк. Аларның һәркайсы ике як өчен дә отышлы. Русия безгә карата чит илләрнең кире мөнәсәбәтенә еш кына “күз йомды”, алай гына да түгел, без һәрвакыт башкалар белән дустанә мөнәсә­бәтләрне саклап калырга тырыштык. Киләчәктә дә шулай булачак. Ләкин ниндидер куркыныч яный икән, без дә үз көчебезгә таяна алабыз. Кызганычка каршы, кайбер башка илләр кулланган алымнарны без дә гамәлгә ашыра башлагач, менә шул “диварлар” барлыкка килде дә инде. Безнең үз чикләребезне саклау өчен тулы хокукыбыз бар, без моны кулланабыз да. Бер илнең дә иминлегенә куркыныч янарга тиеш түгел. Бу Русиягә дә кагыла. Әмма шуны да онытырга ярамый: илләр үзара хезмәттәшлек иткәндә генә гомум үсеш турында фикер йөртергә була. Башка илләр дә шуны аңласын иде, дигән фикердә Владимир Путин.
Читайте нас: