+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 декабрь 2014, 23:05

Социаль бурычларны үтәү власть җаваплылыгында

18 декабрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Республика һәм муниципаль берәмлекләр бюджетларының керем потенциалын, салым һәм салым булмаган керемнәрне арттыру мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын үткәрде. Анда инвестиция эшчәнлегенә дәүләт ярдәме чаралары һәм аларны камилләштерү буенча тәкъдимнәр, шулай ук, дәүләт унитар предприятиеләре милкен файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре тикшерелде.

Республика башлыгы, катлаулы икътисади хәлгә һәм сәнәгать предприятиеләренең табышы кимүгә карамастан, барлык социаль бурычлар да тулы күләмендә үтәләчәк, дип билгеләде.
— Без үз өстебезгә алган социаль бурычларны үтәргә тиеш. Бу бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын арттыруга да, социаль объектлар төзүгә дә кагыла. Әлеге бурычларны үтәү — Башкортстанның барлык дәрәҗәдәге властьларының турыдан-туры җаваплылыгында, — диде Рөстәм Хәмитов.
Башкортстан Президенты салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны киметү эшен активлаштырырга чакырды.
Рөстәм Хәмитов сүзләренә караганда, киләсе ел бюджеты тотрыклы булсын өчен барлык җәмгыять көч салырга тиеш.
— Без берлектә эшләргә тиеш. Бер генә ведомство да бюджетны тулыландыру мәсьәләсен ялгызы гына башкарып чыга алмый, — дип ассызыклады ул.
Бюджетны тулыландыру республикага эре инвесторларны җәлеп итү мөмкинлеге бирергә тиеш. Инвестицияләр җәлеп итү күләме буенча Башкортстан илнең иң яхшы 15 төбәге исәбенә керә.
— Соңгы елларда инвесторлар нефть-газ эшкәртүче төбәкләр белән хезмәттәшлек итә, ә Башкортстан кебек сәнәгать субъектлары белән алар бик кызыксынып бармады. Без бу эшне урыныннан кузгата алдык. Узган елга карата, инвестицияләр арта. Әлбәттә, бу без теләгәнчә бик күп түгел, ул ике-өч, бәлки, дүрт процент булыр. Бүгенге икътисади хәлдә моның яхшы гына күрсәткеч икәнен үзегез аңлап торасыз, — диде төбәк башлыгы.
Мәгълүм булуынча, быел 11 айда Башкортстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 118,639 миллиард сум салым һәм салым булмаган керем тупланган. Бу үткән елның шушы чоры күрсәткечләреннән 5,4 процентка күбрәк.
Республика бюджеты структурасында салым керемнәре 103,682 миллиард сум, шул исәптән, физик берәмлекләр кеременә салым — 37,626, оешмалар кеременә салым — 29,681, акцизлар — 15,434 миллиард сум, оешмалар милкенә салым 9,675 миллиард сум тәшкил итте. Салым булмаган керемнәр 14,957 миллиард сум.
Агымдагы елның 1 ноябренә Русиянең бюджет системасына Башкортстанның салым һәм җыемнар, пеня һәм штрафлар буенча бурычы 14,278 миллиард сум тәшкил итә. Быел ул 879,6 миллион сумга (5,9 процентка) кимеде.
Читайте нас: