+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 декабрь 2014, 22:16

Эш күрсәткечләребез югары!

Ел ахыры — башкарылган эшкә нәтиҗә ясау чоры да. Русия Президенты Владимир Путинның республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов белән эшлекле очрашуы да шуңа багышланды. Анда төбәкнең социаль-икътисади хәле турында сүз барды.

Рөстәм Хәмитов узып баручы елда республикада башкарылган эшләр турында сөйләде. Хәер, эшчән халык яшәгән төбәкнең күрсәткечләре йөз кызарырлык түгел. Бу сәнәгать җитештерүе һәм социаль мәсьәләләр кебек мөһим юнәлешләрдә ачык чагыла. Аеруча төп капиталга инвестицияләр җәлеп итү күрсәткече куандыра. Ул узган елга карата 104-105 процент тәшкил итә.
— Авыл хуҗалыгында да күрсәткечләр начар түгел. Без сөт җитештерү буенча яхшылар исәбендә киләбез. Бүген халыкта ихтыяҗ зур булган төп продукт ул. Төбәктә якынча 1 миллион 850 мең тонна сөт җитештерелә. Бу — Русия Федерациясендә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Тармакта 60 миллиард сумлык 11 эре инвестиция проекты гамәлгә ашырыла, — диде Башкортстан Президенты.
Владимир Путинны бюджет өлкәсендә хезмәт салучыларның һәм укытучыларның кереме кызыксындырды. Рөстәм Хәмитов, үз чиратында, бу юнәлештәге эшчәнлекнең май аендагы указларга ярашлы үтәлүен билгеләде.
— Бездә аларның үтәләчәгенә шик юк, барлык категория хезмәткәрләрнең эш хакы андагы күрсәткечләргә тиңләшәчәк. Чөнки моның өчен акча каралган. Оптимальләштерү тыныч шартларда үтә, хәрәкәт бар, — диде Рөстәм Хәмитов. — Безне демография, мәгариф өлкәләрендәге саннар да куандыра. Быел төбәктә 60 мең баланың дөньяга килүе көтелә. Табигый үсеш 6,5 процентка җитәчәк. Бу балалар бакчалары төзү тизлеген арттыру өчен этәргеч бирә. Программа киләсе елда үтәләчәк.
Башкортстан Президенты, шулай ук, Кырымда шефлыкка алынган район белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.
— Республика халкы кырымлылар өчен 200 миллион сумнан артык акча җыйды. Ул 38 объектны — торак, йорт-кура, юллар, суүткәргечләр, балалар бакчаларын һәм башкаларны төзекләндерүгә юнәлтелде. Безнең аграрийлар Кырымга 15 комбайн алып барды һәм шефлыкка алынган районда уракны уңышлы башкарып чыкты, — диде ул.
Ил башлыгы, үз чиратында, төбәктә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.
Читайте нас: