+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 гыйнвар 2015, 21:38

Кунаклар канәгать калачак, Халык файдасын тоячак

Быел Башкортстанда үтәчәк саммитларга тарихта тиңләшердәй чара булмаячак.Мәгълүм булуынча, быел Уфада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары һәм БРИКС дәүләтләре һәм хөкүмәтләре (Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы) башлыклары саммитлары үтәчәк. Дөнья икътисадының тотрыксызлыгы нәтиҗәсендә саммитның дәрәҗәсе дә, әһәмияте дә бермә-бер арта. Чөнки чарада катнашучы илләр үзара бәйләнешләрне ныгыту, икътисади хезмәттәшлекне үстерү турында да фикер алышачак. Билгеле, чара югары дәрәҗәдә оештырылган очракта гына максатларга ирешеп булачак. Башкортстан җитәкчелеге бу мәсьәләгә җаваплы караганлыктан, әзерлек эшләре планга ярашлы алып барыла. Бу хакта анык мисаллар да, оешкан төстә башкарылган колачлы эш тә сөйли.

Чарага әзерлек кысаларында Уфа аэропорты төзекләндерелә. 2013-17 елларда бу максатка 9 миллиард 400 миллион сум акча бүлү планлаштырыла. Шуның 7,5 миллиард сумы — федераль бюджеттан. Югары уку йортларын төзекләндерүгә 150 миллион сум акча юнәлтелгән. Башкалабызга бик күп дәрәҗәле кунаклар килүе көтелә. Билгеле, аларны тиешле шартларга җавап бирүче яшәү урыннары белән тәэмин итү зарур. Дүрт кунакханәдә эшләр ахырына якынлаша. Әйтик, Уфа үзәгендә калкып чыккан “Hampton by Hilton Ufa” (“Хилтон”) кунакханәсендә эчке төзекләндерү эшләре бара. 6500 квадрат метрлы кунакханәдә 160тан артык номер булачак. Биредәге фитнес-үзәк, лобби-бар, конференц-зона тәүлек әйләнәсенә эшләячәк. Апрельгә кадәр өч кунакханә эшли башлаячак. Нәтиҗәдә, номерлар фонды 3700гә җитәчәк. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның объектлардагы эшләрне май аена тәмамлау бурычы куюы игътибарга лаек. Димәк, эшләр барышы төбәк җитәкчелегенең җитди контролендә.
Башкортстан саммитларга киләсе илләр белән дуслык күперен ныгытуын дәвам итә. Былтыр Русия Президенты Владимир Путин Кытайда эшлекле сәфәрдә булды, аның барышында төрле тармаклар буенча ике яклы хез­мәттәшлекне үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Делегация составына республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та керде. Рөстәм Зәки улы Кытайның эре корпорацияләре, сәнәгать пред­приятиеләре вәкилләре белән очрашты. Нәтиҗәдә, ике як икътисады өчен дә отышлы башлангычларга нигез салынды.
Читайте нас: