+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 февраль 2015, 21:35

Русия йөзенә тап төшермәбез!

Билгеле булуынча, ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек кысаларында мөһим объектлар төзү 1 майга тулысынча тәмамланырга тиеш.Халыкара бу чарага башкалабызга 10 меңнән артык кунак килүе көтелә. Аларны тиешле шартлар тудырылган яшәү урыннары белән тәэмин итү зарур. Бүген кунакханәләр төзү киң колач белән бара. 1 майга номерлар фонды 3700гә җитәчәк.

Кәрвансарай янында урнашкан Holiday inn кунак­ханәсендә дә эш кайный. Җиде катлы кунакханә берьюлы 200дән артык кешене кабул итә алачак. Бүген эчке эшләр тәмамланып килә. Кунакханә төзелешенең техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Нәгыймулла Сәлимов сүзләренә караганда, биредә бары тик үзебездә җитештерелгән материаллар гына кулланыла.Төзелешнең иң кызган мәле булуына карамастан, экспозиция өчен өч бүлмә инде күптәннән әзер. Аларны күреп, киләчәктә кунакханәнең нинди күркәм һәм уңайлы икәнен күз алдына китерәсең. Физик мөмкинлек­ләре чикле кешеләр өчен дә барлык җайланмалар белән аерым бүлмәләр булачак. Лифт, бәдрәф һәм юыну бүлмәсе инвалидлар өчен махсус җиһазланды­рылган.
Октябрьнең 50 еллыгы урамында Матбугат йортына күрше урнашкан Hampton by Hilton кунакханәсе бинасының ал ягында эшләр тәмамланып килә. 6500 квадрат метрлы “Хилтон”да 200гә якын номер булачак. Биредәге фитнес-үзәк, лобби-бар, конференц-зона тәүлек әйләнәсенә эшләячәк.
Саммиттан республика халкына нинди мирас калыр? Беренчедән, Уфаның 29 урамына капиталь ремонт ясала. Моның өчен бюджеттан 4 миллиард сум акча бүленгән.
Саммитларга әзерлек кы­саларында яңартылган мәдәни объектлар да беркемне дә битараф калдырмый. “Баш­кортостан” дәүләт концерт залында күпләр тамаша карап, бинаның сыйфатын югары бәяләде. 40 ел элек тө­зелгән бинаның торышы әллә ни начар түгел иде, монда акустиканы яхшырту максаты куелды. Хәзер зал тулысынча яңартыл­ган, заманча электр һәм тавыш җиһазлары куелган. “Баш­кортостан” дәүләт концерт залы күпкырлы: монда театрлар гастрольләр белән дә килә, дөньякүләм билгеле сәхнә йолдызлары да чыгыш ясый ала.
М. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт художество музее да танымаслык үзгәрә: яңа бина ерактан күзгә ташлана. Кыйммәтле һәм бай фонд өчен моңа кадәр иркен урын да, тиешле шартлар да юк иде. Ә хәзер монда картиналарны саклау өчен бер төрле температура һәм дымлылык тәэмин итүче, шулай ук, янгынга каршы автоматик система да бар.
Гамәлдә, әзерлек эшләре графикка ярашлы алып барыла. Саммитларны яхшы итеп үткәрәчәгебездә шик юк.
Читайте нас: