+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 февраль 2015, 21:42

“Уфадагы саммит югары дәрәҗәдә үтәчәк!”

Бразилиянең Русиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Антонио Жозе Валлим Геррейро “Евразиянең юридик журналы”на әңгәмәсендә шулай дип белдерде.Билгеле, бу сүзләр юктан гына әйтелмәгән. Башкортстан җитәкчелеге чараларны югары дәрәҗәдә оештыру өчен зур көч сала. Җиңел булмаган икътисади хәлгә карамастан, әзерлек эшләре оешкан төстә бара. Кунакханәләр төзелә, объектлар төзекләндерелә. Әзерлек барышын республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов үзе контрольдә тотуы мөһим объектларның вакытыннан алда сафка кертеләчәгенә шик калдырмый. Башкортстанда оештырылачак саммитларга нинди өметләр баглана? Чарада нинди максатларга ирешү күздә тотыла? Әңгәмәдә сүз шул хакта бара.

— БРИКСның Уфадагы саммитының югары дәрәҗәдә үтәчәгенә һәм анда катнашучыларга барлык юнәлештә дә фәһемле булачагына ышанам, — ди Антонио Жозе Валлим Геррейро әфәнде. — Бразилия Президенты Дилма Руссефф Уфага киләчәк. Чара кысасында БРИКС илләре кар­шында мөһим бурычлар тора. Озак еллар төрле тармакларда дәвам иткән хезмәттәшлекне тагын да киңәйтүгә, бәй­лә­нешләрне ныгытуга игъ­тибар бүләчәкбез.
Антонио Жозе Валлим Геррейро фикеренчә, АКШның дөнья икътисадындагы хакимлеге кими. Шул ук вакытта, үсеп килүче илләрнең куәте артканнан-арта бара. Чөнки бу дәүләтләр дөнья икътисады өчен мөһим байлыкларга, чыганакларга ия. Ә менә БРИКС илләрендә Җир шарының 43 процент халкы яшәве кайбер мәсьәләләрне дә кискенәйтә икән. “Халык саны артуы хезмәт хакының төшүенә китерә. Мондый күренеш икътисади үсешне тоткарлый. 2014 ел нәтиҗәләре буенча үсеш темплары сүлпәнәйде. Уфадагы саммитта товар әйләнешен арттырып, оешманың дөньяда тоткан урынын ныгытырга исәп тотабыз”, — ди Антонио Жозе Валлим Геррейро.
Бразилия илчесе әйткән фикерләр белән килешергә кирәк. Уфада үтәчәк саммит­ларның әһәмияте чарага дә­рәҗәле кунаклар, шул исәптән күп кенә илләрнең җитәкчеләре килү белән генә чикләнми. Чара дөнья икътисадындагы, сәяси тормышындагы катлаулы чорда оеш­тырыла. Шуңа күрә илнең киләчәге дә күпмедер дәрәҗәдә саммитлар нәтиҗәсе белән бәйле. Аңлашыла, алда торган максатларга чара югары дәрәҗәдә оештырылганда гына ирешергә мөмкин. Бу максатка ирешәчәгебезгә хәтта илчеләр дә ышаныч белдерә икән, димәк, дөрес юлдан барабыз.
Читайте нас: