+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 февраль 2015, 21:18

Хәлиткеч карарлар көтик

БРИКСның Эшлекле советына Русия рәислек иткән чор бик күп мөһим чаралар белән билгеләнәчәк.Хәбәр ителүенчә, 9-10 февральдә Бразилия башкаласында БРИКСның Эшлекле советы утырышы үтте. Безнең ил делегациясен анда Эшлекле советның Русия вәкиллеге рәисе, Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин җитәкләде. Башкортстаннан утырыш эшендә ШОС һәм БРИКС илләре Эшлекле советының милли өлкә буенча рәисе урынбасары, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Азат Фазлыев катнашты.Утырышта Бразилия БРИКСның Эшлекле советына рәислек иткән чорга йомгак ясалды, дөньякүләм икътисади хәл һәм алдагы чорга хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре тикшерелде.

— Русия БРИКСның Эшлекле советына агымдагы елның 1 апрелендә рәислек итә башлаячак. Биредә эшне оештырганда күчәкилүчәнлек принципларын саклау зарур, — диде утырышта Сергей Катырин.
Аның чыгышыннан аңлашылуынча, әлеге вакытта Русия ягы рәислек итүнең көн тәртибен формалаштыру һәм агымдагы елга чаралар планын билгеләү өстендә эш алып бара. Атап әйткәндә, 18 июньдә Петербург халыкара икътисад форумы кысаларында БРИКС илләре арасында икътисади хезмәт­тәшлек торышына һәм аны үстерүнең өстенлекле юнәлешләренә багышланган аерым конгресс чарасы үтәчәк. Һичшиксез, Петербург халыкара икътисад форумы кебек Русия Президенты катнашлыгында үткән җитди чарада БРИКС кысаларында эшлекле хезмәт­тәшлекне үстерү мәсьәләләре тик­шерелүе әлеге теманың халыкара даирәдә ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйли.
Июльдә исә ШОС һәм БРИКС дәүләтләре җитәкчеләре саммитлары алдыннан Уфада БРИКСның Эшлекле советы чаралары оештырылачак. Алар, йола буенча, БРИКС лидерлары һәм Эшлекле совет әгъзаларының очрашуы белән тәмамланачак.
Азат Фазлыев БРИКСның Эшлекле советы әгъзаларына Башкортстан һәм аның башкаласы, БРИКС линиясе буенча Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Уфада үтәчәк чаралар турында җиткерде.
Читайте нас: