+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 февраль 2015, 20:53

“Сайлауларны оештыручылардан зур җаваплылык таләп ителә”

Агымдагы елда Башкортстанда муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайланачак. Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев белән сайлау процессында катнашучыларны нәрсәләр көтүе турында әңгәмәләштек.

— Хәйдәр Арсланович, республика сайлау системасында быел нинди мөһим вакыйгалар булачак?

— Федераль һәм рес­публика дәрәҗәсендәге сайлаулар булмаячак. Бердәм тавыш бирү көне агымдагы елда 13 сентябрьгә туры килә. Республиканың 53 районында 773 авыл биләмәсе Советына депутатлар сайлана­чак, 7 меңнән артык мандат тапшырылачак. Моннан тыш, сайлаулар Приютовода һәм Чишмәдә үтәчәк.
Сайлауларны оештыру һәм үткәрү белән территориаль сайлау комиссияләре шөгыль­ләнәчәк, чөнки аларга 2010 елда ук тиешле муниципаль берәм­лекләрнең сайлау комис­сиясе вәкаләтләре йөкләтелде.
Муниципаль берәмлекләрдә сайлауларны оештыру һәм үткәрүдән тыш, февраль-мартта безгә участок сайлау комиссия­ләре составы резервын тулылан­дырырга, ә ел ахырында территориаль сайлау комиссияләренең яңа составын булдырырга кирәк.
Участок сайлау комис­сияләре резервына тәкъдимнәр кабул итү башланды да инде. Аны 2 февральдән 16 мартка кадәр территориаль комис­сияләр гамәлгә ашыра. Сәяси партияләр, иҗтимагый бер­ләшмәләр, шулай ук яшәү, эш, уку урыны буенча сайлаучылар җыелышы, муни­ципаль берәм­лекләрнең вәка­ләтле орган­нары үз кандидатураларын тәкъдим итә ала.
Резервны тулыландыруда, гадәттә, сәяси партияләр катнаша. Участок сайлау комис­сияләре резервында якынча 23 мең кеше исәпләнә, аларның яртысыннан күбрәге сәяси партияләрнең төбәк бүлек­чәләре тарафыннан тәкъдим ителә. Иң зур “запас” — “Бердәм Русия” партиясендә (6 меңнән артык кеше) һәм Русия Федерациясенең Коммунистлар партиясендә (якынча 2 мең кеше). Алардан тыш, резервта тагын 12 сәяси партия вәкилләре бар.
Ел территориаль сайлау комиссияләренең яңа составын булдыру белән тәмам­ланачак. Безнең фикер буенча, территориаль сайлау комис­сиясенә кандидатура күрсәтүче субъект­ларга бүгеннән үк алар тәкъдим иткән әгъзаларның комиссиянең гамәлдәге составындагы эшен анализлау зарур. Яше, белеме, сайлау комиссияләрендә эшләү тәҗ­рибәсе, командада эшли белүе буенча кандидатураларны сайлап алу критерийларын алдан уйлау мөһим.
Читайте нас: