+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 февраль 2015, 22:49

Киртәләрне “сындыралсак”, мутлашулар да кимер

Кичә Уфада эшкуарлар хокукларын яклау буенча киңәшмә башланды.Европа Советы канаты астында оештырылган чара “Русия Федерациясендә эшкуарлар хокукларын яклау буенча механизмнар һәм ришвәтчелек хәвефе” темасына үтте. Аның эшендә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев, Башкортстан Республикасында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Рафаил Гыйбадуллин, Европа департаментының ришвәтчелеккә каршы тору советы вәкиле Мостафа Феррати һәм башкалар катнашты. Бүген кече бизнеска иркен суларга нинди киртәләр комачаулый? Аларны ничек хәл итәргә мөмкин? Киңәшмәдә шул хакта сүз барды. Чара быел башкалабызда үтәчәк ШОС һәм БРИКС саммитлары уңаеннан төшерелгән Башкортстан турындагы ролик карау белән башланды

— Хөрмәтле кунаклар, кат­нашучылар! Һәммәгезне дә Башкортстан җитәкчелеге исеменнән кайнар сәламлим! – дип башлады чыгышын Константин Борисович. — Мондый чара бездә очраклы гына үтми. Русиядә иң беренчеләрдән булып эшкуарлар хокукларын яклау институты оештырдык. Төбәктәге вәкилнең эшчәнлегеннән канәгатьбез. Бүген ил икътисады катлаулы хәлдә. Кече һәм урта бизнеска ярдәм итсәк, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә нигез салачакбыз. Бу юнәлешкә бездә зур игътибар бүленә. Җир-милек мәсьәләләрен көйләү, бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтү, салым ташламалары тәкъдим итүдә казанышлар бар. Шул ук вакытта, административ киртәләрнең эшкуарларга аяк чалуы ил күләмендә көнүзәк мәсьәлә булып кала. Аны хәл итәргә ришвәтчелеккә каршы закон да ярдәм итәчәк. Чараның һәр көне нәтиҗәле үтүен телим!
Читайте нас: