Бу җәһәттән, ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек эшләре әле узган елларда ук башланды. Уфа шәһәре хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, төзекләндерү эшләре 5 меңнән артык объектны үз эченә алган. Болар — юл челтәрен төзекләндерүгә дә, биналарның тышкы йөзен матурлауга да, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасын тәртипкә китерүгә дә кагыла.
Иң зур эшләр, аңлашыла, “Уфа” халыкара аэропортында, төп чаралар үтәчәк биналарда һәм кунакханәләр челтәрен үстерү юнәлешендә җәелдерелгән. Әйтик, әлегә кадәр “Уфа” аэропортының халыкара терминалы сәгатенә 200 пассажирны кабул итә алса, реконструкция эшләре тәмамланганнан соң аның куәтләре дүрт тапкыр артачак. Ягъни халыкара терминал сәгатенә 800 кешене үткәрә алачак.
Әйткәндәй, “Уфа — Аэропорт” юлын да югары кунаклар җилеп кенә үтәчәк. Чөнки әлеге участокта алып барылучы колачлы эшләрдән соң төп чаралар вакытына ул көзгедәй тип-тигез һәм һәр яклап уңайлы булыр дип көтелә.