+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 март 2015, 22:10

Саммитларга кунакханәләр ишек ача

Аларның тәүгесе шушы көннәрдә файдалануга тапшырылды.Уфада июльдә үтәчәк ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек кысаларында республикабыз башкаласында бер­ничә кунакханә төзелә. Шу­лар­ның беренчесен ачу тантанасында Башкортстан Республикасы министры Руслан Мирсаяпов катнашты.

— Кунакханәләрне саммитларга кадәр сафка кертәчәкбез. Бүген ачылганы — тәүгесе. Дөньякүләм чараларга чаклы ачыкланган җитешсезлекләрне дә төзәтәчәкбез. Килгән кунакларга яшәү өчен бөтен шартлар да тудырылырга тиеш. Март азагында тагы да бер кунакханә ачылачак, — диде ул.
Гоголь урамында төзелгән ун катлы “Атола” кунакханәсе архитектурасы белән үзенчәлекле. 108 бүлмәле отельдә бер урынлык стандарт номердан алып люкс, президент-класслыларына кадәр бар. Соңгылары биш бүлмәле — эш һәм әңгәмәләр өчен махсус кабинетлар белән. Андый бүлмәнең бәясе — тәүлегенә 52 мең сум. Алар барысы да классик стильдә җиһазландырылган. Сигез мең квадрат метрлы кунакханәдә ресторан, конференц-зал да урнашкан. Кунаклар, шулай ук, 100 урынга исәпләнгән парковкадан файдалана ала.
— Кунакханә беренче кунакларын кабул итте дә инде. Рестораннар эшли, анда Европа илләре аш-суы тәкъдим итәбез. Бүген отельдә барлыгы 25 кеше эшли, саммитлар вакытында штат күпкә зураячак, — диде “Атола” кунакханәсе хуҗасы Арминак Туноян.
Төзелешне җаваплылыгы чикләнгән “Прогресс” җәмгыяте алып барган. Кунакханәне сафка бастырыр өчен 600 миллион сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән.
Тантанада Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Александр Филиппов башкала җитәкчелеге исеменнән төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
— Отель шәһәр үсешенә зур өлешен кертә. Төзелешкә күп акча салынса да, проект үз-үзен аклаячак, — диде Александр Филиппов.
Әйткәндәй, саммитларга җиде кунакханә төзелә. Алар арасында дөньякүләм билгеле брендлар “Hilton” һәм “Holiday Inn” да бар.
Читайте нас: