Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 март 2015, 21:53

Хакимият башлыклары белемен күтәрә

Кризиска каршы эшчәнлектә әлеге укулар мөһим коралга әверелергә тиеш.Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында “Муниципаль идарә: аның нәтиҗәлелеген күтәрү юллары, ысуллары һәм технологияләре” дигән темага муниципаль район һәм шәһәр округлары хакимият башлыклары семинары үтте. Чарада республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов, Халыкара дәүләт хезмәте һәм идарә институты профессоры Татьяна Илларионова, хакимият башлыклары һәм аларның урынбасарлары, республика Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашты.

— Күптән түгел Русия Президенты Хакимияте ил субъектлары җитәкче­ләренең шушындый семинарын үткәргән иде. Һичшиксез, мондый очрашуларның файдасы зур, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов. — Сезнең каршыгызда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасарлары, министрлыклар һәм ведом­стволар җитәкчеләре, чакырылган белгечләр чыгыш ясаячак. “Түгәрәк өстәл” утырышларында мөһим көнүзәк темаларга фикер алышу мөмкинлеге булачак.
Башкортстан Башлыгы кризис шартларында бүген иң мөһим мәсь­әләләрнең берсе — республика икъ­тисадының торышы белән таныштырып үтте.
— 2015 елда без яхшы гына эшли башладык. Гыйнвар аенда сәнәгать җитештерүе күләме, узган ел белән чагыштырганда, 103,9 процент булды. Февраль аенда бу күрсәткеч 100 проценттан артыр дип көтелә, — диде Рөстәм Хәмитов. — Ләкин финанс күр­сәт­кечләре куанырлык түгел. Без финанс керемнәреннән, түләүләрдән, салымнардан 1 миллиард 3 миллион сум югалттык. Бу узган ел күрсәт­кеченнән 10 процентка кимрәк дигән сүз. 2014 елда, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, керем азрак булды. Агымдагы ел 2014 елдан начаррак башланды. Предприятиеләрнең акчасы, кредит алу мөмкинлеге юк. Аңлашыла, финанс кризисы, Русиягә карата кабул ителгән санкцияләр үсешкә кире йогынты ясый.
Республика Башлыгы сүзләренә караганда, илнең башка субъектла­рындагы кебек үк, бездә дә икътисад үсеше тотрыклылыгын күтәрү буенча кризиска каршы план кабул ителгән. Социаль йөкләмәләрне үтәү республика Хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора.
— Ләкин хәлне тотрыклыландыруда күп нәрсә үзебездән тора. Бары тик федераль власть, министрлыклар һәм ведомстволар ярдәмен генә көтеп утырырга кирәкми. Кыен хәлдән чыгу юлларын без үзаллы табарга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов.
Рөстәм Мәрданов республика муниципаль берәмлекләренең икътисади һәм социаль тотрыклылыгын күтәрү юллары белән таныштырды.
— Өч көн дәвам итәчәк семинарда сез үзегезне борчыган күп сорауларга җавап табарсыз, дип ышанам. 16 мартка кадәр һәр район хакимиятендә төбәкнең финанс һәм социаль тотрыклылыгын күтәрү программасы әзерләнергә тиеш. Бу гади генә эш түгел, әлеге чара аны гамәлгә ашыруда сезгә ярдәм йөзеннән оештырылды, — диде Рөстәм Хәбиб улы.