Делегацияне республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов каршы алды. Бу көнне кичен “Башкортостан” дәүләт концерт залында республика һәм өлкә иҗат коллективларының берлектәге концерты узды.
Кичә ике төбәкнең икътисади һәм инвестиция мөмкинлекләре белән таныштыру чарасы узды, Башкортстан Республикасы белән Чиләбе өлкәсе арасында Сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Тәүдә һәр төбәкнең икътисади потенциалы һәм мөмкинлекләре турында бәян ителде.
— Башкортстан — Чиләбе өлкәсенең төп стратегик партнерларының берсе. Бүген ике төбәк арасында товар әйләнеше 30 миллиард сум тәшкил итә. Моннан алты ел элек ул 40 миллиард сум булган. Безнең максат — ике-өч ел эчендә шушы дәрәҗәгә җитү, — диде Борис Дубровский һәм бүген Башкортстан белән хезмәттәшлек итүче әйдәүче предприятиеләрне атап үтте. Алар арасында “Урал” автомобиль заводы, Чиләбе трактор заводы, Усть-Катав вагоннар төзү предприятиесе һәм башкалар бар.
Борис Александрович мәгариф, медицина, агросәнәгать комплексы, туризм һәм башка өлкә уңышларына һәм яңалыкларына да кагылды. Төбәктә елына 2 миллион тоннадан артык бөртекле культура җыеп алына. Ул макарон эшләнмәләре җитештерү буенча Русиядә — беренче, ә кош ите җитештерү буенча икенче урынны били. Агросәнәгать комплексында 700дән артык предприятие исәпләнә.
Рөстәм Хәмитов Башкортстанның икътисади күрсәткечләренә тукталды, яңалыклар белән таныштырды.
— Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстан арасында һәрвакыт якын, җылы, эшлекле мөнәсәбәтләр булды. Ике төбәк икътисадта бер-берсен тулыландыра, без бер-беребезгә кирәкле продукция җитештерәбез. Чиләбедә металл булса, бездә — ягулык, анда — ит, бездә — сөт, анда машиналар төзелә, бездә агач эшкәртелә. Безнең өчен төп бурыч — ике арадагы эшчәнлекне көйләү, моңа кадәр ул үз җаена барган. Җитәкчелек моны контрольгә алырга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов.
Очрашуда шулай ук “Южноуральск” транспорт-логистика комплексы генеральный директоры Владимир Павлов чыгыш ясады. 2012 елда төзелә башлаган комплексны Чиләбе өлкәсенең транспорт һәм логистика өлкәсендәге иң зур һәм җитди проекты дип атыйлар. Аны гамәлгә ашыру өчен Кытайның Русиягә иң якын булган төбәге — Синьцзян-Уйгур автономияле районы хөкүмәте белән килешү төзелгән. Әлегә кадәр Кытайдан йөк диңгез аша (50 көн эчендә), тимер юлы белән (бер айда) китерелсә, әлеге комплекс сафка керү белән юл берничә тапкыр кыскарачак. Өремчедән товарлар бөтен Кытайны урап чыкмыйча, шунда ук Русиягә җибәреләчәк һәм ун көн эчендә тиешле урында булачак.
* * *
Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов XXV Халыкара ”Агрокомплекс” күргәзмәсендә авыл хуҗалыгы техникасын, аграр җитештерү һәм эшкәртү сәнәгате өчен заманча җиһазларны, үсемлекчелек һәм терлекчелек ихтыяҗлары өчен продукцияне карадылар.
Борис Дубровский төбәкләрдә җитештерелгән продукцияне товар җитештерү челтәре ярдәмендә бергәләп базарга чыгару идеясен тәкъдим итте. Умартачылык һәм апитерапия буенча республика фәнни-тикшеренү үзәге стенды янында Чиләбе кунаклары башкорт балыннан авыз итте, Үзәк вәкилләре төрле катнашмалар кушылган бал турында сөйләде.