+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 март 2015, 22:43

Ел сынады, без сынатмадык!

Рөстәм Хәмитов Хөкүмәтнең узган елдагы эшчәнлеге турында отчет белән чыгыш ясады.Дәүләт җыелышы-Корылтайның чираттагы утырышы Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның чыгышы белән ачылды. Ул Хөкүмәтнең былтыргы эшчәнлеге турында отчет ясады. — Узган ел төрле мөһим вакыйгаларга бай булды. Шул ук вакытта ел ахырында илдә сәяси һәм икътисади хәл катлауланды: нефть хаклары төште, санкцияләр кертелде, банк ставкалары арттырылды. Шундый шартларда да республика икътисадының тотрыклылыгын һәм бюджетның баланслылыгын саклый алдык. Бу бик мөһим, чөнки бюджетның чыгым өлешенең дүрттән өче кеше гомере сыйфатына тәэсир итүче социаль проблемаларны хәл итүгә тотыныла, — диде Рөстәм Зәки улы.

Читайте нас: