+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 март 2015, 22:41

Тотрыклы үсеш киләчәккә ышанычны ныгыта

Сүз - Бүздәк районы хакимияте башлыгы Радик Хаҗиевка.Гәзит укучылар һәм тамашачылар күңеленә хуш килгән “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты зур уңыш белән дәвам итә. 30 мартта Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә Бүздәк районы вәкилләре чыгыш ясаячак. Бу төбәккә карата “Кызыл таң”ның мөнәсәбәте электән һәрчак җылы һәм якын булды. Узган гасырның 30нчы елларында хезмәттәшләребез Бүздәк районында күмәк хуҗалыклар оештыруда катнаша, нәтиҗәдә, Каран авыл Советындагы яңа колхозга гәзитнең шул чордагы исеме – “Коммуна” бирелә. Озак еллар дәвамында Бүздәк районы “Кызыл таң” күпләп таралучы төбәкләр исемлегендә йөрде, 80-90нчы елларда тираж 7 мең данәгә күтәрелде. Хәзерге чорда да “Кызыл таң”ның төбәктә абруе зур. Шуңа да “Нур” театрындагы кичәнең уңышлы үтәчәгенә шик юк. Бүздәклеләр районның йөзен бөтен тулылыгы белән билгеләячәк чарага зур җаваплылык тоеп әзерләнде. Бүздәк — талантлар төбәге, әлеге хакыйкать зур концертта янә бер тапкыр исбатланыр, дигән теләктә калабыз. Бүздәк районы республиканың социаль-икътисади яктан алга киткән территорияләренең берсе санала, ул тотрыклы үсеш кичерә. Моны хаклы рәвештә район хакимияте башлыгы Радик Хаҗиевның нәтиҗәле хезмәте белән дә бәйләргә мөмкин. Радик Әнвәр улы “Агроснаб”, “Сельхозтехника” район берләшмәләрендә эшләп, бай хезмәт юлы үтте, шул чорда ук үзен булдыклы җитәкче итеп танытты. “Кызыл таң”ның бу төбәктәге үз хәбәрчесе буларак исә, мин аңа шуның өчен олы рәхмәтле: район хакимияте башлыгы сыйфатында Радик Әнвәр улы “Юллар Бүздәккә илтә” дип аталган беренче китабымны бастырырга ярдәм итте. Бүздәк районының элекке җитәкчесе Ренат Шәриповның якты истәлегенә багышланган җыентык 2003 елның августында дөнья күрде. Шуңа да, район тарихындагы тәүге бу китапның киң җәмәгатьчелеккә чыгуында Радик Хаҗиевның да өлеше бар, дип зур канәгатьлек белән әйтә алам.Узган ел Бүздәк районы өчен икътисади һәм социаль күрсәткечләр буенча шактый нәтиҗәле булды. Бу җәһәттән төбәктә төп тармакларның берсе – авыл хуҗалыгында нинди уңышлар бар, социаль өлкәдә үсеш ничегрәк төсмерләнә, халык тормышындагы көнүзәк проблемалар ни рәвешле хәл ителә — Бүздәк районы хакимияте башлыгы Радик Әнвәр улы Хаҗиев шулар белән “Кызыл таң” укучыларын таныштыра.

— Киләчәккә караш ташлап, максатлар бил­геләгәндә үткән­нәрне барлау зарур. Узган ел ил һәм республика, шулай ук район тормышында да җитди сынау чоры буларак билге­ләнде. АКШ һәм Көнбатыш илләре тарафыннан Русиягә карата кулланылган киртәләр һәм чикләүләр, ничек кенә булмасын, икътисадта да, социаль өлкәдә дә чагылыш таба, шуның нәтиҗәсе һәр кешегә кагыла. Моны инкарь итү мөмкин түгел. Әлеге шартларда һәр төбәктә эчке мөмкинлекләр нигезендә икътисади үсешне тәэмин итү, моның өчен барлык чараларны куллану зур әһәмияткә ия. Соңгы елларда район икътисады нәкъ шушы юнәлештә үсте.
Читайте нас: