Әйтергә кирәк, Русиянең Чит ил эшләре министрлыгыннан белдерүләренчә, рәислек чоры күптармаклы хезмәттәшлектә яңа юнәлешләрне ачарга тиеш. Биредә иң мөһим максатларның берсе — Яңа үсеш банкын һәм Валюта резервлары пулын эшкә кушу. Ул 2014 елда Бразилиядә үткән саммитта Русия тарафыннан тәкъдим ителгән 2020 елга кадәр икътисади партнерлык стратегиясенә нигезләнәчәк.
Мәгълүм булуынча, БРИКС илләре тарафыннан Яңа үсеш банкы төзү турында узган елның 15 июлендә Бразилиянең Форталеза шәһәрендә килешенде. Агымдагы елның 9 мартында Русия Президенты Владимир Путин әлеге килешүне тормышка ашыру турында законга кул куйды. Банк башлыгы һәм директорлар советы Уфада үтәчәк саммитларга кадәр тәгаенләнәчәк, дип көтелә.
Банкны оештыручы БРИКС илләре аерым вәкаләтләргә ия булачак. Атап әйткәндә, оешма президенты фәкать банкны оештыручы илләрнең берсенең тәкъдиме буенча һәм төгәл тәртиптә сайланачак. Идарә органнарының төп карарлары да банкны оештыручы илләрнең күпчелек тавышы белән кабул ителәчәк. Оешмада өч баскычлы корпоратив идарә булдыру каралган. Алар — идарәчеләр советы, директорлар советы һәм президент.
Банкның рөхсәт ителгән капитал күләме 100 миллиард доллар булачак. Анда Русия өлеше 2 миллиард доллар тәшкил итәчәк.
Банкның штаб-фатиры Шанхайда урнашачак. Килешүгә яңа катнашучылар да кушыла алачак.
Гомумән, Русия Чит ил эшләре министрлыгының аерым йөкләмәләр буенча илчесе Вадим Луков белдерүенчә, Уфада үтәчәк саммит БРИКС илләре күп яклы хезмәттәшлеккә күчәчәк оешма эшчәнлегендәге мөһим этап булып тарихка кереп калачак. Бу хакта ул ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек мәсьәләләре буенча оештырылган матбугат конференциясендә белдерде. Вадим Луков шулай ук Башкортстанның мөһим чарага югары әзерлеген дә сызык өстенә алды.
—Уфада үтәчәк самммитларга әзерлек эшләре йомгаклау этабына керде. Һичшиксез, республика җитәкчелеге һәм федераль органнар аны лаеклы каршы алу өчен гаять зур көч салган, — диде ул.
Әйткәндәй, форумнарга әзерлек өчен федераль бюджеттан — 14 миллиард сум, республика казнасыннан 3,34 миллиард сум акча юнәлтелгән. Янә 9 миллиард сум күләмендә шәхси инвестицияләр җәлеп ителгән.