+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 апрель 2015, 22:50

Сәламәт мохиттә яшьләр абынмый!

Сергей Железняк катнашлыгында Уфада үткән чараларда бу юнәлештә эшне тагы да җанландыру зарурлыгы сызык өстенә алынды.Узган атнада Башкортстанда Дәүләт думасы вице-спикеры Сергей Железняк булды. Ул Уфада “Бердәм Русия” партиясенең урындагы активы белән очрашты, фракцияара депутатлар төркеменең утырышын уздырды, шулай ук, Рима Баталова җитәкчелегендә үткән “Милләт яшьлеге” премиясенең бүләкләү тантанасында катнашты.

Уфада өч көнлек семинарда “Бердәм Русия”нең урындагы бүлекләренең башкарма комитетлары җитәкчеләре белән очрашуда Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рәмзил Ишсарин һәм депутатлар катнашты.
Сергей Железняк урындагы башкарма комитетлар җитәкчеләренең әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде, әлеге семинарларның мөһимлегенә һәм әһәмиятенә басым ясады.
— Сайлауларга без сайлау алды кампанияләре вакытында гына әзерләнергә тиеш түгелбез. Башкортстанда “Бердәм Русия” төбәк бүлек­чәсенең ышанычлы һәм тотрыклы эшләве миңа яхшы билгеле, — диде Сергей Железняк.
Арытаба Дәүләт думасы вице-спикеры фракцияара депутатлар төрке­менең наркомания һәм йогыш­лы чирләрне профилактикалау һәм авыруларны реабилитацияләү буенча 16нчы утырышында катнашты. Әңгә­мәнең темасы — Русиядә наркомания һәм эчкечелекне комплекслы профилактикалауны формалаштыру.
Тәүдә депутатлар бу авыруларны профилактикалауда әле гамәлдә булган законнарга тукталып китте. Депутатлар ил төбәкләрендә башкарылган эшкә бәя бирде.
Героин кулланучыларның саны елдан-ел кимесә дә, спайска карата битараф булмаганнарның саны арта. Афәт Башкортстанны да читләп узмады. Әлегә медицина хезмәткәрләре мондый авыруларны дәвалау буенча бернәрсә дә тәкъдим итә алмый. Утырышта депутатлар билгеләвенчә, наркоманны дәвалау — власть эше генә түгел, бу эшкә иҗтимагый оешмалар, мәчет һәм чиркәүләр дә кушылырга тиеш.
— Юлдан язганнарның үз-үзендә көч табып, авыру белән үзе көрәшеп, җәмгыятькә кайтуы мөһим. Шуңа күрә бүгенге әңгәмәдә яңгыраган тәкъдим­нәрне тормышка ашырырга тырышачакбыз, — диде Дәүләт думасы вице-спикеры.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев билгеләвенчә, халык арасында наркомания һәм алкоголизмның таралуы социаль афәткә әверелде һәм Русиянең милли хәвефсезлеге өчен куркыныч яный.
— Кызганычка каршы, республика парламентарийларының закон бозган алкоголь сатучыларга катырак җәза бирергә дигән тәкъдимен Мәскәү хупламады. Әмма Дәүләт җыелышы-Корылтай депутат­ларының бу өлкәдә уңышы юк түгел. Мәсәлән, авыл халкының спиртлы эчемлекләрне кайда сатарга мөм­кинлеген үзләре хәл итә алуы хакында республика законы бар, — диде Константин Толкачев.
Читайте нас: