+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 апрель 2015, 22:36

Башкортстан — илдә үрнәк!

ШОС һәм БРИКС саммитларының нәкъ бездә үтүе дә очраклы түгел.Хәбәр итүебезчә, бу атнада Русиянең Дәүләт думасына төбәк башлыкларының вәкаләтләре вакытын чикләү турында закон проекты кертелде. Ул Думаның барлык дүрт фракциясе вәкилләре катнашлыгында әзерләнде һәм субъект­ларда властьны әледән-әле алыштырып, яңартып торуны максат итеп куя. Ягъни, документка ярашлы, әгәр дә ул хуплау таба икән, вәкаләтләре вакыты 2012 елда һәм аннан соң башланган губернаторлар ике тапкырдан да күбрәк срокка сайлана алмаячак.

Аңлашыла, әлеге яңалык, тәү чиратта, төбәкләр дәрәҗәсендә власть­ның нәтиҗәлелеген арттыруга, вазыйфа бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәгән губернаторлардан арынуга, аларны эшлекле җитәкчеләр белән алыштыруга, шул рәвешле субъект­ларны, димәк, гомум Русияне дә яңа үсеш югарылыгына чыгаруга юнәлтел­гән. Һәм бу бүгенге дөньякүләм икътисади көрчек шартларында икеләтә мөһим әһәмияткә ия.
Сүз дә юк, Русия төбәкләренең барысын да Башкортстан, Татарстан кебек ныклы үсеш алган субъектлар тәшкил иткән очракта, дәүләт дәрәҗә­сендәге мөһим бурычларны тормышка ашыру да күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде. Билгеле, ул чакта Русия үзе дә икътисади өлкәдә дә, социаль үсештә дә, шулардан чыгып, сәяси даирәдә дә башкача югарылыкта күренәчәк. Көчле, ышанычлы, какшамас, куәтләрен елдан-ел арттыра баручы, ныклы үсешкән дәүләт сыйфатында!
Аңлашыла, әлеге максатка ирешүдә ил җитәкчелеге, тәү чиратта, терәк төбәкләргә һәм аларның җитәкчеләренә таяна. Бу җәһәттән күптән түгел генә Русия Президенты Владимир Путин Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңне­хановның югары вазыйфада эшләвенә биш ел тулу уңаеннан Кремльдә аны кабул итеп, төбәк башлыгына алдагы чорда да нәтиҗәле эшчәнлек теләде. Ягъни шушы рәвешле Татарстан Президенты вазыйфасына аның кандидатурасына карата үзенең ышанычын һәм хуплавын белдерде.
Бер елга якын вакыт элек исә ил җитәкчесе шундый ук ышанычны Баш­кортстанның гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Хәмитовка күрсәтте. Ул вакытта да Владимир Путин Башкортстанның соңгы елларда һәр өлкәдә ныклы үсеш баскычына чыгуын һәм әлеге уңыш-казанышларда төбәк Башлыгының мөһим ролен сызык өстенә алды. Хәер, моның шулай булуын былтыр Бердәм тавыш бирү көнендә узган сайлау нәтиҗәләре дә ачык күрсәтте. Электо­ратның 82 процентка якын тавышын җыеп, Рөстәм Хәмитов икенче срокка Башкортстан җитәкчесе вазыйфасына сайланды.

Ил җитәк­челеге тарафыннан Русия төбәкләрен үстерүнең яңа стратегиясе эшләнгәндә дә, шәт, Башкортстандагы алдынгы тәҗрибәгә игътибар ителми калынмас.


Һәм, әйтергә кирәк, әлеге мөһим сәяси вакыйгадан соң узган ярты елдан артык вакыт Русия Президенты Владимир Путинның да, күп миллионлы Башкортстан халкының да Рөстәм Хәмитовка зур ышаныч белдереп ялгышмавын, дөрес адым ясавын күрсәтте.
Бу уңайдан берничә санга тукталып үтү дә җитә. Узган елның дөнья һәм ил күләмендә икътисади җәһәттән никадәр катлаулы булуына карамастан, Башкортстанда тулай төбәк продукты күләмен 1,5 процентка арттыруга ирешелде һәм ул 1 триллион 344 миллиард сумга җитте. Әлеге күрсәткеч уртача Русиядәгедән 2,5 тапкыр күбрәк һәм Башкортстан бу җәһәттән ил төбәкләре арасында икенче баскычны били. Сәнәгать җитештерүе индексы да, уртача Русия күрсәткечен узып китеп, 103,2 процент тәшкил итте. Төбәк икътисадына салынган инвестицияләр күләме буенча да йөз кызарырлык түгел. Дөньякүләм финанс кризисына карамастан, монда да 4,1 процент үсешкә ирешелде. Шулай итеп, республикага җәлеп ителгән инвестиция­ләр күләме былтыр 285,5 миллиард сумга җитте. Билгеләнүенчә, бүген Башкортстанда 120 проектны үз эченә алучы 700 миллиард сумлык “портфель” булдырылган һәм аларны тормышка ашырган очракта республикада 45 мең яңа эш урыны барлыкка килергә тиеш.
Үз чиратында, төбәктә җитештерү тармагының нәтиҗәле эшкә кушылуы һәм бу өлкәдә куәтләрнең елдан-ел арттырыла баруы казна мөмкинлек­ләрен дә сизелерлек киңәйтү форсаты бирә. Былтыр, мәсәлән, республиканың тупланма бюджеты 7,6 процентка үсеш кичергән һәм 165,8 миллиард сумга җиткән. Ә бу мөһим социаль программалар, хаклыкны яклау буенча өстәмә чаралар, лаеклы эш хакы, башка түләүләр, пособиеләр дигән сүз!
Агымдагы ел ил һәм төбәк үсешендә яңа сынаулар белән билгеләнсә дә, сынатырга исәп юк. Мәсәлән, ел башында котырынган инфляцияне мартта Башкортстанда сизелерлек “авызлыклауга” ирешелде. Беренче ике айда ул 3,4 һәм 2,3 процент булса, мартта 1 проценттан артмады. Әйткәндәй, инфляция күрсәткече республикада гомум илдәгедән азрак. Ел башыннан Русиядә хаклар 7,4 процентка күтәрелсә, бездә ул 6,7 процент булган. Аңлашыла, бу өлкәдә хәлне тотрыкландыруга, тәү чиратта, республикада дәүләт дәрәҗә­сендә күрелүче колачлы чаралар нәтиҗәсендә ирешелә.
Төбәкнең нәтиҗәле үсешүен күр­сәтүче янә бер фактор — республикада төзелеш киң колач ала. Әйтик, беренче кварталда Башкортстанда торак төзелеше күләме узган елның гыйнвар-мартына карата 23 процентка арткан. Шул исәптән, күпкатлы йортлар төзелешендә әлеге үсеш 30 процент тәшкил итә. Бу җәһәттән дә Башкортстан Идел буе федераль округында һәм илдә әйдәп баручыларның берсе булып тора һәм әлеге казаныш республикада төзелеш тармагында дәүләт механизмнарының төгәл эшләве турында сөйли.
Бер үк вакытта социаль йөкләмәләр дә иң җитди игътибар үзәгендә кала. Кризис шартларында халыкны социаль яклау, аларның имин яшәешен тәэмин итү, лаеклы хезмәт хакы һәм эш урыннары булдыру мәсьәләләре республика җитәкчелегенең шәхсән контроленә алынган. Шуңа да, шөкер, заман җилләре никадәр генә явыз исүгә карамастан, республикада бу өлкәдә хәл тотрыклы кала. Ә инде бу атнада гына Балтач районы үзәгендә ачылган ике катлы мәһабәт физкультура-сәламәт­ләндерү үзәге әлеге юнәлештә социаль объектлар төзелешенең тулы куәттә алып барылуы хакында сөйли.
Кыскасы, катлаулы заман шартларында да Башкортстан сынатмый, ә күп өлкәләрдә илдә үрнәк булып тора. Бу җәһәттән, аңлашыла, ШОС һәм БРИКС саммитларының нәкъ бездә үтүе дә очраклы түгел. Һәм ил җитәк­челеге тарафыннан Русия төбәкләрен үстерүнең яңа стратегиясе эшләнгәндә дә, шәт, Башкортстандагы алдынгы тәҗрибәгә игътибар ителми калынмас. Киләчәктә дә шулай һәркем өчен үрнәкле төбәк булып калыйк!
Читайте нас: