+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 апрель 2015, 22:39

Президентка сорау бир!

16 апрельдә Мәскәү вакыты белән 12 сәгатьтә “Первый”, “Россия 1”, “Россия 24” телеканалларында, “Маяк”, “Вести FM”, “Радио России” радиостанцияләрендә “Владимир Путин белән туры элемтә” дигән махсус тапшыру эфирга чыгачак.

Алдагы еллардагыча, Президент Русия халкы белән әңгәмәсендә аларны кызыксындыручы, илнең иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади тормышына һәм халыкара хәлгә бәйле сорауларга җавап бирәчәк.
Президент белән аралашуда тапшыру студиясенә чакырылган кунаклар гына түгел, шәһәрләрдән туры элемтәгә керүче һәм SMS-хәбәрләр, шулай ук, кыска гына видеосораулар җибәргән гражданнар да катнаша ала.
Җибәрелгән хәбәрләр темасын тирәнрәк ачу, аларны мәгълүмати баету һәм аңлаешлырак итү өчен быел беренче тапкыр тапшыруга ММS-хәбәрләр дә җибәрү мөмкинлеге булачак. Сораулар бер атна дәвамында җыелачак. Аларның иң мөһим, актуаль һәм кызыклылары туры эфирда Владимир Путинга биреләчәк.
Килгән хәбәрләрне эшкәртү үзәге 9 апрельдә үз эшен башлады һәм тапшыру беткәнче дәвам итәчәк. Анда, гадәттәгечә, Русиянең теләсә нинди төбәгеннән 8-800-200-40-40 телефоны буенча бушлай шалтыратырга мөмкин.
Интернет аша сорауны тапшыру сайтында www.moskva-putinu.ru яисә москва-путину.рф адреслары буенча “Сорау бирергә” бүлегенә кереп җибәрергә була. Моннан тыш, аны кыска гына видеомөрәҗәгать төрендә шул сайт яисә мобиль телефоннардагы кушымталар аша да биреп була.
SMS һәм ММS-хәбәрләр 0-40-40 саннарына Русия элемтә операторлары телефоннарыннан гына бушлай кабул ителә. Сорау урыс телендә бирелергә һәм күләме 70 билгедән артмаска тиеш.
Тапшыру сайтында һәм Русия иҗтимагый телевидениесе (ОТР) эфирында, узган елдагыча, сурдотәрҗемәле онлайн-тапшыру оештырылачак..
Читайте нас: