+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 апрель 2015, 21:55

Үзең турында уйлама, илең турында уйла!

Федоровка районында башкарма һәм вәкиллекле власть органнары чын-чыннан шундый максат куеп эшли.Бүген илдә Урындагы үзидарә көне билгеләнә. Илнең рәсми дәүләт бәйрәмнәре исемлегендә күптән түгел генә барлыкка килгән бу көн Русия Президентының 2012 елның 10 июнендәге указы нигезендә булдырылды.

Әйтергә кирәк, урындагы үзидарәгә дәүләт дәрәҗәсендә шушы рәвешле зур әһәмият бирелүе очраклы түгел. Җәм­гыятьне оештыруда, граж­дан­нар мәнфәгатьләрен дәүләт дәрәҗәсенә чыгаруда, яклауда, урындагы мәсьә­ләләрне хәл итүдә ул бүген колачлы эш­чәнлек алып бара һәм мөһим институтларның берсенә әве­релде. Моны Федоровка районы мисалында да ачык күрергә мөмкин. Район Советы депутаты, Коралачык төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Сөмбел Хәйбуллина белән аралашканда без бу төбәктә урындагы җитәкчелек­нең һәм вәкиллекле власть орган­нары­ның чын-чыннан халык өчен янып эшләвенә янә бер тапкыр инандык.
Сөмбел Раффак кызы район Советында депутат булып икенче чакырылыш эшли. Бу җәһәттән ул үзе сайланган Акбулат, Балыклыбаш, Коралачык авылларында яшәештә барлыкка килгән һәр мәсьәләне җитди игътибар үзәгендә тота. Моның өчен, билгеле, депутат бу торак пунктларына әледән-әле барып, халык белән аралашып, аларның хәлен белешеп тора.
— Гражданнар наказын район Советына, хакимияткә җит­керәбез. Иң куандырганы шул: гражданнар җиткергән һәм без күтәргән бер мәсьәлә дә район җитәкчелеге игътибарыннан читтә калмый. Ул һәрьяклы эзлекле тикшерелеп, аны нәтиҗә­ле хәл итү җәһәтеннән анык чаралар күрелә, — ди канәгать­лек белән Сөмбел Раффак кызы.
Читайте нас: