+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 Май 2015, 21:34

Уфа форумы Мәскәүдә тикшерелә

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов башлангычы белән тормышка ашырылучы “Зур химия” форумы ил һәм дөнья күләмендә елдан-ел киңрәк яңгыраш ала. Бу җәһәттән бүген Мәскәүдә Русия Президенты каршындагы Башкортстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегендә 21-22 майда Уфада үтәчәк “Зур химия” V халыкара форумының эшлекле чараларына багышланган матбугат конференциясе узачак. Аны оештыручылар журналистларга “Зур химия” V халыкара форумы һәм “Газ. Нефть. Технологияләр” XXIII халыкара күргәзмәсе хакында сөйләячәк, быелгы сезонда көтеләчәк эшлекле чаралар белән таныштырачак.

Мәгълүм булуынча, быелгы форум Русиянең Шанхай хезмәттәшлек оешмасында һәм БРИКС берлегендә рәислек итү елы кысаларында үтәчәк. Шуңа да форумның әлеге үзенчәлеге аерым игътибар үзәгендә булачак.
Матбугат конференциясендә Русиянең энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцовның, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Цыбның, ШОС Эшлекле советының башкаручы секретаре Сергей Канавскийның, Русия Химиклар берлеге президенты Виктор Ивановның, Русия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмальнең катнашуы көтелә. Башкортстан ягыннан Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, “Зур химия” форумына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Дмитрий Шаронов, Башкортстан күргәзмәләр компаниясе генеральный директоры Альбина Килдегулова, Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Азат Фазлыев җавап бирәчәк.
Сөйләшүдә, аңлашыла, төп игътибар илнең нефть-газ тармагын арытаба үстерү мәсьәләләренә юнәлтеләчәк. Бу җәһәттән узган елларда тармак үсеше мәсьәләләрен төп тикшерү мәйданына әверелгән форумны оештыручылар журналистлар игътибарына быелгы чаралар программасы һәм аларда үзәккә чыгарылачак темалар хакында җиткерәчәк.
— Без әлеге форумга зур өметләр баглыйбыз һәм ул анда катнашучылар өчен генә түгел, гомум тармак үсешендә файдалы булсын өчен барлык көчне салабыз. Чара кысаларында конструктив диалог булдырылып, үзгәрүче хәл-шартларда илнең нефть-химия тармагы үсешенең яңа стратегиясен эшләүгә ирешелер, ШОС һәм БРИКС илләрендәге партнерлар белән хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре табылыр дип ышанам, — диде бу җәһәттән Дмитрий Шаронов.
Хәбәр итүебезчә, 21-22 майда Уфада үтәчәк “Зур химия” форумында 600дән артык делегат катнашуы көтелә. Алар арасында Русиянең һәм чит илләрнең әйдәүче тармак компанияләре җитәкчеләре, бизнес-ассоциацияләрдән һәм власть органнарыннан вәкилләр, экспертлар, фән эшлеклеләре, чит илләрнең һәм төбәкләрнең рәсми делегацияләре, ШОС һәм БРИКС илләреннән дәрәҗәле кунаклар булачак.
Читайте нас: