+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 Май 2015, 00:00

Ветераннар игътибар үзәгендә

8 майда Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев видеоконференция төрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм чараларына, аларны торак белән тәэмин итүгә һәм алар яшәгән торак биналарны капиталь ремонтлауга багышланган киңәшмә үткәрде. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты.

Русия Хөкүмәте Премьер-министры билгеләвенчә, илдә ветераннарга социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле эшләүче системасы булдырылган.
— Ветераннарны кайгырту — дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора, — диде Дмитрий Медведев. — Агымдагы елда килеп туган икътисади авырлыкларга карамастан, ветераннарга тулысынча индексланган пенсия түләнә, ай саен өстәмә акча каралган, торакка, коммуналь хезмәтләргә түләүләр буенча ташламалар гамәлдә. Моннан тыш, Җиңү көненә барлык ветераннар да өстәмә түләүләр алды.
Русия Хөкүмәте Рәисе белдерүенчә, торак белән тәэмин итү программасы кысаларында 280 меңнән артык ветеран яңа фатирлы һәм йортлы булды. Шуларның 4 меңе — быел.
— Әлегә 13 меңгә якын ветеран торак алуга чиратта тора. Аларны торак белән тәэмин итү өчен барысын да эшләргә тиешбез. Бу максатка 12,5 миллиард сум акча каралган, — диде Дмитрий Медведев.
Шулай ук ветераннар яшәгән торакны капиталь ремонтлау эшен дәвам итәргә кирәк.
— 50 меңнән артык ветеран йортына ремонт үткәрүне көтә. Шуңа күрә губернаторларга мөрәҗәгать итәм, ветераннар бу ярдәмне мөмкин кадәр тизрәк алсын өчен барлык чараларны да күрергә кирәк,— дип ассызыклады Хөкүмәт Рәисе.
Читайте нас: