+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 Май 2015, 23:21

Саммитларга әзерлек төгәлләнә

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Респубика йортында Шанхай хезмәттәшлек оешмасының генеральный секретаре Дмитрий Мезенцев белән очрашты. Яклар республиканың июльдә үтәчәк саммитларга әзерлеге һәм бу вакыйгаларның киләчәктә ШОС үсешендә тоткан әһәмияте турында фикер алышты.

— Без ШОС илләренең дәүләт башлыклары саммитына әзерлекне төгәллибез, — диде Рөстәм Хәмитов. — Отельләр төзү тәмамлану алдында. Конгресс-холлда эшләр тәмамланды. Уфада меңгә якын йортның алгы өлеше реконструкцияләнде һәм яңартылды. Шәһәр бөтенләй яңа төс алды. “Уфа — Аэропорт” автомобиль юлын ремонтлауны төгәллибез. Шушы көннәрдә аэропортта яңа терминалны ачтык. Кыскасы, тиздән без, Уфа саммитларны кабул итәргә әзер, дип белдерә алачакбыз.
Дмитрий Мезенцев, үз чиратында, Уфада күргәннәре белән уртаклашты.
— Мин яңа терминалны, юллар торышын, йортларның фасадларын, түбәләрен карадым. Уфа купшыланган. Бу — саммитларга әзерлекне генә түгел, субъектның ышанычлы адымнар белән алга баруын да күрсәтүче дәлил, — диде ШОСның генеральный секретаре. — Уфаның һәм республиканың яңартылган инфраструктурасы күп еллар Башкортстанның куәте, абруе, дәрәҗәсе үсүгә хезмәт итәчәк. БРИКС һәм ШОС илләренең дәүләт башлыклары Уфага килү — сезнең зур сәяси уңышыгыз. Бүген Башкортстанның кайдалыгын, анда нинди мөһим вакыйга булачагын бөтен дөнья белә. Саммитны барысы да түземсезлек белән көтә. Бу юнәлештә башкарылган эшләрегез өчен рәхмәт әйтү генә аз, сезнең алда баш ияргә була.
Республика Башлыгы ШОСта быел Русиянең рәислек итүенең Башкортстан өчен эчке сәяси әһәмияте белән кызыклы булуын белдерде.
— Киләчәккә планнарыбыз зурдан. Бер үк вакытта без төбәкара хезмәттәшлеккә кагылышлы көзге форумга әзерләнәбез. Бу да безнең өчен бик мөһим, чөнки ШОС илләрендәге төбәкләр белән туры бәйләнешләр булдырырга телибез, — диде төбәк җитәкчесе.
Үтәчәк ШОС саммитының әһәмиятен ассызыклап, Дмитрий Мезенцев ул оешмага кергән илләр өчен елның иң төп вакыйгасы булачагын белдерде.
— Кабул ителәчәк мөһим документларның берсе — ШОСның 2025 елга кадәр үсеш стратегиясе. Бу анда кергән илләрнең эзлекле үсешен һәм бердәм хәрәкәтен тәэмин итүче документ кына түгел. Биредә халыкара әһәмияттәге мәсьәләләр күтәреләчәк һәм хәл ителәчәк. ШОС стратегиясенең нәкъ Уфада кабул ителгәнлеген без һәрвакыт истә тотачакбыз,— диде ул.
Читайте нас: