— Безнең республикалар арасында эшлекле мөнәсәбәтләрне көчәйтергә мөмкин. Моның бер юлы — Башкортстан һәм Иран арасында сәүдә әйләнеше күләмен арттыру. Сезгә билгеле булуынча, Башкортстан — Русия Федерациясенең зур субъекты, бездә нефть чыгару һәм эшкәртү сәнәгате, машиналар төзү һәм авыл хуҗалыгы үсешкән. Тулай төбәк продукты күләме буенча без Русиядә 85 субъект арасында тугызынчы урынны билибез. Инвесторлар белән актив эш алып барабыз, яңа предприятиеләр төзибез, булганнарын яңартабыз, — диде Рөстәм Зәки улы.